«Күңелем сәйләннәре» онлайн-конкурсының бүләкләү тантанасы узды

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Казан шәһәре Киров районының «7нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы» Татнетны үстерү фонды ярдәме белән «Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесен үткәрде.

Конкурска килгән 200 дән артык эш жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнде һәм бәйгегә нәтиҗәләр ясалды.

Бүген, 27 март көнне, жюри тарафыннан иң яхшы башкаручылар дип табылган катнашучыларны 7нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасында бүләкләү тантанасы узды. 

Барлык җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353