Татнетны үстерү фондына - 10 яшь!

Татнетны үстерү фонды — Мәгълүмат технологияләренең һәм интернет челтәренең татар телендәге өлешен үстерүгә юнәлтелгән интернет-проектларны үстерүгә ярдәм итү фонды. «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасына моннан ун ел элек – 2013 елның 27 мартында нигез салына. Фондның оештыручысы һәм башкаручы директоры булып Гатауллин Раил Мәүлет улы тора.

Фонд үз алдына түбәндәге максатларны куеп эш итә башлый:

  • Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә юнәлтелгән фәнни, белем бирү, мәдәни, тарихи һәм башка төр иҗтимагый файдалы интернет-проектларны үстерүгә ярдәм итү;
  • Татар телле мәгълүмати һәм интернет-технологияләр өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып баруда катнашу һәм ярдәм күрсәтү;
  • Интернет челтәрендә татар телендә эшләп килгән фәнни-белем бирү проектларына ярдәм итү;
  • Татарча мәгълүмати технологияләрне һәм Интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә багышланган симпозиумнар, конференцияләр, конкурслар, семинарлар, вебинарлар һәм башка шундый чаралар оештыру.

Фонд эшчәнлегенә ярдәм итү һәм аның эшчәнлеген контрольдә тоту максатыннан Фондның Попечительләр Советы булдырыла, әлеге Советка дистәгә якын шәхес керә, Советны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, 2019 елда Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясенә лаек дип табылган Якупов Илфир Илшат улы җитәкли. Бүгенге көндә Попечительләр Советы эшчәнлегендә унбиш татар шәхесе катнаша, алар арасында республикабызның җитәкче урыннарында эшләүчеләр генә түгел, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән дә дәрәҗәле һәм татар мохитен үстерү юнәлешендә эш алып барган кешеләр бар: https://tat-i.net/tt/trustee. Барлык попечительләргә дә Фонд эшчәнлегенә һәрдаим ярдәм итеп торулары өчен Фонд җитәкчелеге олы рәхмәтен белдерә!

Татнетны үстерү фонды татар телендә мәгариф юнәлешен приоритет юнәлеш итеп ала һәм фонд ярдәме белән иң беренче булып Белем.ру татар мәгарифе порталы (https://belem.ru) яңартыла, заманчалаштырыла. Бүгенге көндә портал электрон матбугат чарасы – челтәр басма буларак эш алып бара.

Шулай ук, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшен башлаган «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм татарча файдалы интернет-проектлар бәйгесе (https://konkurs.belem.ru) бүгенге көндә дөньякүләм танылган бәйгеләр исемлегендә. Фонд оештырган һәм үткәргән бәйге-чаралар исемлегендә «Яшь татнетчылар» IT-бәйгесе (хәзерге вакытта «Яшь вебмастерлар» дип яңартылды - https://belem.ru/webmaster), «Күңел түреннән» россиякүләм иҗади бәйгесе (https://belem.ru/kunel-turennan), Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе (https://belem.ru/node/7304), Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Ул көннәрнең даны онытылмас» видеочыгышлар бәйгесе (https://belem.ru/node/5729), «Пиксель һәм нокта» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе (https://belem.ru/pixel-i-tochka), «Мое перо» ‒ «Минем каләмем» иҗади бәйгесе һ.б. бар.

Фонд күп кенә башка бәйгеләрнең һәм чараларның оештыручы-партнеры, алар арасыннан аеруча актив Халыкара «Илһамият» фестиваль-бәйгесен (оештыручы - Казан дәүләт мәдәният институты, https://belem.ru/node/8364), «Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесен (оештыручы - Казан шәһәре Киров районының «7нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасы», https://belem.ru/kunelem-sailannare-2023) билгеләп үтәргә мөмкин.

Фонд татар мәгарифен, татар мәдәниятен һәм татар телендәге IT-технологияләрне үстерү белән беррәттән татар телендә фәнне үстерүдә дә эш алып бара. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән, ТР Иҗтимагый Палатасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе белән берлектә 2022 елдан башлап «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» II Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе (https://belem.ru/language-society-and-information-technology-2023) үткәрелә.

Фондның күп кенә проектлары бүгенге көндә онлайн форматта үткәрелә. Иң беренче шундый онлайн-марафон - #сәламәтиртә проекты (https://tat-i.net/tt/projects/salamatirta) 2017 елның август-сентябрь айларында үткәрелә. Сәламәт яшәү рәвешенә багышланган әлеге файдалы проект 2021 елда «Татнефть» Хәйрия фондының грантына лаек булды.

«Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) проекты (https://tat-i.net/tt/adabimarafon) – яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру аша гаиләләрдә татар телен саклау һәм ныгыту проекты, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә. 

Әдәби марафон проекты финалистларын тәбрикләү бүгенге көндә «Әдәби Сабантуе»нда оештырыла. Әдәби Сабантуе кысаларында әдәби көрәш үткәрелә. Әдәби марафонда катнашучыларга иҗади яктан үсү мөмкинлеге дә булдырыла – алар өчен махсус «Миллион татар» журналы нәшер ителә һәм иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең беренче адымнары әлеге журналда урын ала. 

Фонд 2019 елда Россиякүләм "Лидеры НКО" бәйгесендә #әдәбимарафон проекты белән I урын яулады. #Әдәбимарафон проекты шулай ук 2021 елда РФ Президенты каршындагы Мәдәни инициативалар президент фонды грантына лаек булган проект (https://tat-i.net/tt/node/167). 

«Тәмлемарафон» онлайн-проекты (https://vk.com/tamlemarafon) – татар милли ашларын интернет челтәрендә таныту, Яңа ел алдыннан табында милли ризыклар булдыру максатыннан үткәрелә. 
«Авылым гүзәллеге» проекты (https://tat-i.net/tt/avilim-guzallege-2021) – туган ягыбызны кадерләргә, табигатен сакларга, авылларны яхшыртырга, аннан чыккан шәхесләрне белергә һәм хөрмәт итәргә өйрәтә торган онлайн-проект.

Татнетны үстерү фондының бик күп хезмәтләре россиякүләм танылуга иреште. Шушы берничә елда гына да Фонд дистәгә якын грантка лаек булды. Россия күләмендә генә 4 проектка грант ярдәме алынды. Проектларның күбесе инде гамәлгә ашырылды. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Президенты каршындагы Мәдәни инициативалар фонды гранты кысаларында «Белем радиосы» («Радио Белем») (https://radio.belem.ru) гамәлгә ашырыла.

Татнетны үстерү фондының үз алдына куйган планнары да шактый. Күп кенә проектлар шактый күләмле һәм грант яисә меценатлар/иганәчеләр ярдәмен көтә. Безнең белән бергә булыгыз! 

Татнетны үстерү фондының ВКонтакте социаль челтәрендә рәсми аккаунтыhttps://vk.com/tatnet 

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353