Яңа .TATAR доменында өстенлекле теркәлү башланды

Татарларның үз домены эшли башлады. Ул “.TATAR” дип атала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Доменны булдыру нияте 2012 елда барлыкка килә һәм бу эш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә башкарыла. Шул елның 12 гыйнварында “Татарстан Республикасы төбәк домены координацион үзәге” ҖЧҖ тарафыннан интернеттагы исем һәм адресларны билгеләүче ICANN (Internet Corporation for Assigned Names and Numbers) дип аталучы коммерцияле булмаган халыкара интернет-корпорациягә заявка бирелә.
2013 елның 21 июнендә әлеге заявка карала һәм уңай җавап алына.

“.TATAR” доменында теркәлү башланды инде. Бу процесс берничә этаптан торачак. 29 августтан 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк этапта өстенлеккә ия булучылар, ягъни бөтен дөньяга танылган брендлар теркәлү үтә.

Икенче этапта исә дәүләт органнары, Татарстанның җирле үзидарә һәм дәүләт учреждениеләре, дәүләтнең бюджеттан тыш фондлары теркәлү уза ала. Бу этапны 5-25 ноябрь көннәрендә уздырыру ниятләнә.

Өченче этап товар билгеләре булганнарга һәм ММЧларга “.TATAR” доменында теркәлү узу мөмкинлеге бирә. Әлеге этап 1-21 декабрьгә билгеләнгән.

Бу өч этап тәмамланганнан соң, югары бәяле, ягъни премиаль теркәлү башланып китә. Соңгы этап үзе берничә өлештән торачак: 3-9 февраль, 13-19 февраль, 25 февраль-3 март, 10-16 март.

23 марттан ирекле теркәлү старт ала. Анда үз продукциясен интернетта әлеге домен астында тәкъдим итәргә теләгән һәр кеше теркәлү узарга мөмкин.

“Бу домен фәнни, иҗтимагый һәм бизнес оешмаларына, шулай ук Татартсан, Россия территориясендә үсеп килүче оешмаларга үзләрен интернет аша таныту өчен яңа мөмкинлекләр ача. Шулай ук, бу доменда теркәлү узучы үзенең тарихи, этник, милли тамырларын да күрсәтә ала”, - ди Роман Шәйхетдинов. Аның фикеренчә, “.TATAR” домены татарларны берләштерүдә һәм милләтне үстерүгә тагын да зур ярдәм булачак.

Чыганак: http://tatarstan.ru/tat

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353