Татар интернеты - балалар өчен!

Татнетны үстерү фонды, быел кабул ителгән эш планы кысаларында, Интернет челтәренең татар сегментын үстерү юнәлешендә актив эш башлап җибәрде.

Иң төп эш юнәлешләренең берсе - халыкны Татнет белән таныштыру. Сораштырулар һәм аналитик мәгълүматларга караганда, Татарстан халкы, шул исәптән татар яшьләре дә, татар сайтлары белән әлегә бик аз таныш. Татар телендә эшләп килгән күп кенә файдалы сайтлар игътибардан читтә калалар. Күпләр мәгълүматны татар телендә эзләмиләр һәм эзли белмиләр. Шул сәбәпле, татар сайтларына эләкмиләр дә.

Әлеге максаттан, бүген, 5 февраль көнне, Татнетны үстерү фонды 12 нче санлы татар кызлар гимназиясе укучылары белән очрашты. Укучыларга Интернет челтәрендәге татар проектлары турында презентация тәкъдим ителде, Татнет тарихы сөйләнде, дәүләт җитәкчелеге дәрәҗәсендә эшләп килгән сайтларның татар версияләре, мәгариф темасына якын интернет-проектлар күрсәтелде. Укучылар үзләре өчен файдалы булган татар сайтлары белән таныштылар, сорауларына җаваплар алдылар.

Фонд тарафыннан очрашуга шулай ук "Татар культурасы" интернет-проекты авторларының берсе, КФУ студенты Ләйсән Шакирова да чакырылган иде. Ул кызларга сайт ясау буенча үз киңәшләрен бирде, тәҗрибә уртаклашып үзләре ясаган сайт белән таныштырды, кызларны татарча интернет-проектлар ясарга рухландырды.

Очрашу ахырында гимназия кызлары үзләре дә берләшеп яңа татарча интернет-проект ясау идеясе турында фикер алыштылар. Әлеге очрашуның нәтиҗәсе булып быел Татнетта тагын бер яхшы интернет-проект дөнья күрер дип көтелә.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353