«Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасының XVI Попечительләр советы утырышы үткәрелде

Бүген, 28 апрель көнне, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасының XVI Попечительләр советы утырышы үткәрелде. Утырышны фондның учредителе һәм башкаручы директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин алып барды. Утырышта 50% тан артык попечитель (химаяче) катнашты.

Раил Мәүлет улы попечительләрне Фондның эшчәнлеге белән таныштырды, 2022 елның I кварталында башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясады. Шушы 4-5 айда гына да (моннан алдагы утырыш үткәрелгәннән соң) шактый эш башкарылган:

  • ТР Фәннәр Академиясенең актлар залында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Иҗтимагый Палатасы белән берлектә, Викимедиа.ру, ВКонтакте компанияләре катнашында XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелгән;
  • Викимедиа.ру белән ике арада Интернет челтәренең татар сегментын үстерү юнәлешендә үзара хезмәттәшлек турында кул куелган;
  • V #ТӘМЛЕМАРАФОН проекты (24-30.12.2022) үткәрелгән һәм финалистлары бүләкләнгән;
  • XVIII (1-21.01.2022) һәм XIX (1-21.04.2022) #ӘДӘБИМАРАФОН проектлары үткәрелгән;
  • 2022 елның 19-20 нче февралендә ТР Иҗтимагый Палатасы, «Белем.ру» (Белем Академиясе) ҖЧҖ, Татнетны үстерү фонды һәм Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә I Россиякүләм «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» фәнни-гамәли конференциясе үткәрелгән;
  • Россиякүләм ике грант откан һәм бу юнәлештә эш башлаган;
  • 2021 елда откан ике республика гранты ("Татнефть" хәйрия фонды һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грантлары) буенча эшләрне тулы күләмдә башкарып уңышлы хисап тоткан һ.б.

Утырыш барышында шулай ук попечительләр советына яңа әгъзалар кабул итү тәкъдиме хупланды һәм 2022 елда башкарылачак эшләр планлаштырылды, Фонд проектларын оештыру мәсьәләләре каралды.

«Татнетны үстерү фонды» попечительләр советының яңа әгъзалары:

  • Фәйзуллин Эмиль Венер улы, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиленең мәдәният, фән, мәгариф һәм җәмәгатьчелек белән элемтә өлкәсендә урынбасары;
  • Халиков Илгиз Илдар улы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;
  • Миргаязов Алмаз Таһир улы, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең радиотапшырулар буенча җитәкче урынбасары; 
  • Закиров Равил Зөфәр улы, «Питер Татар» порталы баш мөхәррире, татар интернет-проектлары җитәкчесе, Татар порталлары союзы җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе, Senior Software Developer (full-stack программист-төзүче).

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353