Габдулла Тукай музеенда «Инде таныш сукмакларда» интерактив китабы презентациясе үткәрелде

Бүген, 15 нче апрель көнне, Габдулла Тукай Әдәби музеенда Президент грантлары фонды (Фонд президентских грантов) ярдәме белән төзелгән «Инде таныш сукмакларда» («Там, на разведанных дорожках») интерактив китабы күрсәтелде. Әлеге проект «Татнетны үстерү фонды» башкарма директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин һәм проектның идея авторы Владимир Шашорин җитәкчелегендәге төркем белән берлектә төзелде.

Чарада Казан шәһәре Мәскәү районының Ф.Г. Аитова исемендәге 12 нче гимназия укучылары, укытучылар, язучылар һәм милли музей хезмәткәрләре катнашты. Интерактив китап презентациясендә катнашучылар татар һәм рус фольклоры нигезләре һәм нечкәлекләре белән таныштылар. Габдулла Тукай әсәрләре геройлары аша татар халык авыз иҗаты үзенчәлекләренең бирелеше аеруча балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Интерактив китап презентациясе үзе дә интерактив режимда сорау-җавап формасында үтте. Теләгән һәркем презентация барышында катнаша алды.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353