"Белем җәүһәрләре" бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы

Октябрь аенда Казанда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында "Белем җәүһәрләре - 2013" IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Тантанага бүләкләүгә бәйгенең җиңүчеләре һәм лауреатлары чакырылачак. Тантанада шулай ук бәйгене оештырган оешмалар, министрлыклар җитәкчеләре, жюри әгъзалары, иганәчеләр, масскаүләм мәгълүмат чаралары катнашуы көтелә. 

Тантананың төгәл датасы якын көннәрдә хәбәр ителәчәк!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353