Татар зыялыларының иң беренче #ӘДӘБИСАБАНТУЕ Арча районында үткәрелә!

2017 елда нибары 30-35 финалисты булган #ӘДӘБИМАРАФОН проекты быел тулы бер стадион җыячак. #ӘДӘБИСАБАНТУЕ дип исемләнгән бүләкләү тантанасына быел 3 меңнән артык кеше чакырулы. Алар арасында XIV һәм XV Дөньякүләм #әдәбимарафон проекты финалистлары, V Россиякүләм #сәламәтиртә проекты финалистлары, II Россиякүләм #авылымгүзәллеге онлайн-проекты финалистлары бар.

Тантана Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан 15 нче июль көнне Арча шәһәре стадионында үткәреләчәк, әдәби Сабан туеннан соң кунаклар өчен Габдулла Тукай музей комплексына (Яңа Кырлай авылы), Габдулла Тукай музеена (Кушлавыч авылы), Мөхәммәт Мәһдиев музеена (Гөберчәк авылы), «Казан арты» тарихи-этнографик музеена һәм "Әлифба" музеена (Арча шәһәре) экскурсияләр оештырылачак. Тантана татар халкына хас милли Сабан туе уеннары белән бергә үрелеп барылыр, дип көтелә.

Тантанага шулай ук республикабыз җитәкчелеге, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзалары, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, министрлыклар вәкилләре, журналистлар, күренекле татар шәхесләре, Казан шәһәре филармониясе җырчылары, татар театрлары артистлары һәм, әлбәттә, барлык татар язучылары чакырулы. Әдәби Сабан туенда Татарстан китап нәшрияты һәм башка татар нәшриятларының китапларын сату оештырылачак, язучылар өчен автограф-сессия үткәрү урыны һәм татар шәхесләре белән истәлеккә фотога төшү өчен фотозона да булдырылачак.

Татнетны үстерү фонды оештырган V Россиякүләм #сәламәтиртә проектының җиңүчеләре дә #ӘДӘБИСАБАНТУЕ кысаларында билгеләнәчәк - 5 км дистанциягә йөгерү оештырылачак һәм җиңүчеләргә медальләр тапшырылачак, дип көтелә. 5 ел дәвамында актив катнашкан марафончыларны #СӘЛАМӘТИРТӘ клубына кабул итү дә нәкъ менә #ӘДӘБИСАБАНТУЕ кысаларында булыр, дип уйланылган.

#ӘДӘБИСАБАНТУЕның кыскача программасы (15.07.2021):

  • 8:00-10:00 - #ӘДӘБИСАБАНТУЕ кунакларын каршы алу, кулъяулык җыю;
  • 10:00-15:00 - #ӘДӘБИСАБАНТУЕ программасы (программа ахырына таба теләгән кешеләр өчен төшке аш ашау мөмкинлеге булдырылачак);
  • 15:00-19:00 - Арча районының биш музеена һәм модель китапханәгә экскурсияләр (программа ахырына таба теләгән кешеләр өчен кичке аш ашау мөмкинлеге булдырылачак).

Хәзерге вакытта #ӘДӘБИСАБАНТУЕ'ның программасы әзерләнә, оештыру эшләрен уңышлы һәм югары дәрәҗәдә оештырып чыгу өчен финалистлардан тагын кайбер мәгълүмат соратачакбыз - барлык финалистларга да #ӘДӘБИСАБАНТУЕ белән бәйле махсус анкета тутырырга кирәк булачак. Әлеге анкетага сылтама марафончыларның приват чатларына юлланачак.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353