Әдәби марафончылар күзлегеннән 2020 елның ноябрь аена татар әдипләре рейтингы

Татар әдәбиятын сөйгән һәм татар әдәбияты белән кызыксынып барган интернет-кулланучылар өчен без "әдәби марафончылар күзлегеннән язучылар рейтингы"н урнаштыруыбызны дәвам итәбез.

2020 елның 1 нче октябреннән алып 21 нче октябренә кадәр #әдәбимарафон проектында катнашып, марафонның финалына узган интернет-кулланучылар арасында без сораштыру үткәрдек. Ул гадәттәге анкета тутыру кысаларында оештырылды.

"Финал тантанасында кайсы шәхесләрне күрергә телисез?" - дип бирелгән сорауга нәтиҗәләр түбәндәгечә булды:

  1. Рабит Батулла - 388 кулланучы,
  2. Зифа Кадырова - 207,
  3. Данил Салихов - 188,
  4. Факил Сафин - 143,
  5. Нәбирә Гыйматдинова - 137,
  6. Гөлсинә Галимуллина - 124,
  7. Айгөл Әхмәтгалиева - 114,
  8. Разил Вәлиев - 66,
  9. Ләбиб Лерон - 57,
  10. Шәмсия Җиһангирова - 53,
  11. Гүзәл Галләмова - 50,
  12. Йолдыз Шәрәпова, Рәмзия Габделхакова - 47,
  13. Раил Гатауллин - 41,
  14. Ленар Шәех, Ләйлә Дәүләтова - 40,
  15. Мәдинә Маликова - 39,
  16. Фәүзия Бәйрәмова, Гөлүсә Шаһбан - 37,
  17. Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах - 36,
  18. Илсөяр Иксанова - 35,
  19. Марат Кәбиров - 33,
  20. Зөлфәт Хәким - 32,
  21. Гөлнур Айзат - 31,
  22. Сания Әхмәтҗанова - 27,
  23. Ркаил Зәйдулла - 24,
  24. Йолдыз Миңнуллина - 23,
  25. Таһир Шамсуаров, Камил Кәримов, Эльмира Шәрифуллина - 22,
  26. Рафис Корбан, Фоат Садриев - 21,
  27. Рүзәл Мөхәммәтшин - 19,
  28. Вахит Имамов, Равилә Шәйдуллина-Мурат - 18,
  29. Марсель Галиев, Алмаз Гыймадиев - 17,
  30. Равил Фәйзуллин, Ренат Харис - 15,
  31. Илгиз Зәйниев, Эльмира Җәлилова - 14,
  32. Резеда Вәлиева - 13,
  33. Рәмис Аймәт - 12,
  34. Фоат Галимуллин, Рифә Рахман, Луиза Янсуар - 11,
  35. Халисә Ширмән - 10 кулланучы.

Шулай ук, әлеге исемлектә Айгиз Баймөхәммәтов, Гөлүсә Батталова, Дамир Гарифуллин, Газинур Морат, Гәрәй Рәхим, Зиннур Хөснияр, Ринат Мөхәммәдиев, Вәсимә Хәйруллина, Гөлара Шәрипова, Гүзәл Яхина, Рафаэль Газизов, Рашат Низами, Рәшит Бәшәр, Хәбир Ибраһим, Дания Гайнетдинова, Зиннур Тимергалиев, Люция Аблеева, Мөнирә Сафина, Рөстәм Галиуллин, Сөмбел Гаффарова, Фирүзә Җамалетдинова, Тәлгать Галиуллин, Алмаз Мансуров, Вазыйх Фатыйхов, Вәрис Гали, Галия Сафиуллина, Гүзәл Әдһәм, Лилия Фәттахова, Нәҗибә Сафина, Рәсимә Гарифуллина, Мансур Гыйләҗев, Сәрия Хафизова, Физәлия Дәүләтгәрәева, Айдар Хәлим, Алмаз Хәмзин, Гөлзада Бәйрәмова, Гөлнара Хәйдәрова, Гөлфия Исхакова, Гөлчәчәк Галиева, Әлфия Ситдыйкова, Әхәт Гаффар, Клара Булатова, Рәдиф Гаташ, Вакыйф Нуриев һ.б. язучылар бар.

Әлеге рейтинг берничек тә язучының язучы буларак язу сыйфатын билгеләми. Әлеге рейтинг билгеле бер дәрәҗәдә әлеге шәхесләрнең заманча мультимедиа чаралар, телевидение, матбугат чараларын кулланып үзен һәм үзенең иҗатын кулланучыларга ирештерү дәрәҗәсен билгели. Шәхси сайт яисә социаль челтәрләрдә аккаунтлар булдырып, телевидение һәм радио аша чыгышлар ясап, #әдәбимарафон проектында катнашып, китап укучылар белән онлайн һәм офлайн ешрак очрашып, бу рейтингта югарырак күтәрелергә һәм халык мәхәббәтен яуларга була.

Анкетаны эшкәртеп статистиканы Раил Гатауллин әзерләде

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353