III Россиякүләм «Китапнамә»ләр бәйгесе (НИГЕЗЛӘМӘ)

Әлеге нигезләмә бөек татар шагыйре Г.Тукайның 133 еллыгына багышланган «Хезмәтем, көчем — милләтем өчен» девизы астында үткәреләчәк III Россиякүләм татар телендәге «Китапнамә»ләр (ингл. booktrailer) бәйгесенең тәртибен, эшләрне сайлап алу шартларын, катнашучыларын, конкурсант һәм җиңүчеләрне бүләкләү төрләрен билгели.

  1.  Бәйгенең учредительләре һәм оештыручылары:
  1. Татнетны (татар интернетын) үстерү фонды http://tat-i.net
  2. Татарстан китап нәшрияты https://tatkniga.ru
  3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе https://edu.tatar.ru/arsk/arsk
  4. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе https://edu.tatar.ru/arsk/page148111.htm
  1.  Бәйгенең төп мәгълүмати партнёрлары:
  1. Татар мәгарифе порталы http://belem.ru  
  2. МБГБУ «Кушлавыч төп мәктәбе» сайты https://edu.tatar.ru/arsk/page148111.htm
  1. Бәйгенең идея авторлары:
  1. Татнетны үстерү фонды http://tat-i.net
  2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе https://edu.tatar.ru/arsk/page148111.htm
  1. Бәйгенең максат һәм бурычлары:
  •  төрле фән укытучыларының, китапханәчеләрнең дәресләр, китап укучылар өчен кулланма “Китапнамә” (‘Буктрейлер”) әзерләү осталыкларын арттыру;
  •  укытучыларның, китапханәчеләрнең иҗади эзләнүчәнлегенә стимул бирү ;
  •  конкурс шартларына туры китереп әзерләнгән видеокулланмалардан интернет челтәрендә Россия территориясендә урнашкан татар телле мәктәпләр, китапханәләрдә куллану өчен ачык интернет каналны тулыландыру;
  •  татар телендә нәшер ителгән китапларга карата видеоөзекләр ярдәмендә кызыксыну уяту, төрле яшь төркемендәге аудитория өчен тематик бүленешле ачык интернет каналны киң җәмәгатьчелеккә тарату, тулыландыру, милләттәшләрне татар телендә укуга җәлеп итү;
  •  укытучыларның, китапханәчеләрнең профессиональ осталыкларын башкаларга да таныту, иҗади үсешләрен бәяләү.
  1.  Бәйгедә катнашучылар:

Бәйгедә өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, төп һәм урта мәктәп, сәнгать һәм спорт мәктәпләре, махсус (коррекцион) мәктәп укытучылары, һәм аерым номинациядә китапханә хезмәткәрләре катнаша ала.

  1.  Бәйгенең номинацияләре:

Бәйгегә эшләр түбәндәге 6 юнәлеш буенча кабул ителә:

  1.  өстәмә, мәктәпкәчә белем бирү (гомуми);
  2.  башлангыч сыйныфлар (гомуми);
  3.  гуманитар фәннәр (татар теле, татар әдәбияты, рус теле, рус әдәбияты, чит телләр, тарих, җәмгыять белеме);
  4. төгәл фәннәр (математика, информатика, физика, химия, биология, география, технология);
  5.  сәнгать һәм тәрбия фәннәре (музыка, рәсем сәнгате, физик тәрбия, ТИН);
  6. Китапханә (мәгариф учреждениеләре составындагы һәм мәгариф учреждениесенеке булмаган) хезмәткәрләре (гомуми).

Эшләр югарыда күрсәтелгән белем бирү юнәлешләре буенча әзерләнә. Катнашучы үзе теләгән 6 юнәлештән берсен сайлап ала, кулланма китапнамә төзи һәм сайлап алынган юнәлештә катнашуы турында гариза бирә. Мисал өчен: математика фәне сайланса, китапнамәне өстәмә белем бирү учреждениеләре өчен 1нче юнәлешкә, башлангыч сыйныфлар өчен 2нче юнәлешкә яки 4нче юнәлешкә катнашу өчен генә дип әзерләргә.

  1. Бәйгегә тәкъдим ителүче эшләрне әзерләүгә таләпләр:
  • Бәйгенең “Китапнамә” (“Буктрейлер”) әзерләү буенча рәсми видео-инструкциясен моннан карарга: https://yadi.Sk/i/I45mszJ23Gyh7v. Аны карап чыккач эшне планлаштырыр алдыннан нигезләмәдәге барлык шартларны укып чыгарга!
  •  Видео-инструкция буенча тулы көчегезне, иҗади осталыгызны кушып эшләгәндә бәйгенең барлык шартларына туры килердәй, укучыларны китап укырга кызыксындырырдай “Китапнамә” (‘Буктрейлер”) әзерләнәчәк. Бары анда күрсәтелмәгән иң мөһим берничә искәртмәне ачыклап китик:
  • Китапнамә Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем - милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче III Россиякүләм «Китапнамә»ләр бәйгесенә язма титры белән (1) һәм китапнамә исеме, мәктәп, катнашучы исеме (2) язма титрлары белән башланып китәргә тиеш!
  • Эшләр бары тик MP4 форматында гына кабул ителә;
  • Вакыт буенча китапнамә 3 минуттан артмаска тиеш. Югарыда күрсәтелгән башлау титрлары әлеге вакыт кысаларына кертеп исәпләнми;
  • Күләме буенча 100 Мб кысаларында (30 Мбтан зур булмаса - оптималь!) булырга тиеш;
  • Эшләр башка конкурсларда катнашмаган булырга тиеш;
  • Коллектив эшләр кабул ителми (бер эш – бер автор!);
  • Эш бәйгенең максат һәм шартлары буенча, Россия территориясендә урнашкан татар телле мәктәпләргә, китапханәләргә кулланма буларак ачык интернет каналны тулыландыру өчен татар телендә(!) булырга тиеш. Рус яки чит телле китап, теманы ачарга уйласагыз да кадр арты сөйләме яки язма аңлатмалар татар телендә әзерләнә.
  • Алдагы ел бәйгесендә иң югары бүләк иясе (Гран-При) булган эш авторы агымдагы бәйгегә конкурс эше тәкъдим итә алмый. Бәйге өчен махсус үрнәк эш тәкъдим итә ала, конкурс эше тәкъдим итү хокукы бер елдан соң ачыла;
  • Махсус бәяләү критерийлары буенча өстәмә балл алу өчен ачык интернет каналга язылган булырга тәкъдим итәбез. Эшегезне тәкъдим иткән хатта каналдагы исемегезне күрсәтеп язып җибәрегез. Шулай ук барлык бәйге эшләрен күреп бару өчен дә уңайлы булачак.
  •  Эшне планлаштыру этабында күзаллау өчен Г.Тукайның 131, 132 еллыкларына багышлап үткәрелгән «Хезмәтем, көчем — милләтем өчен» девизы астында үткәрелгән I-II Россиякүләм «Китапнамә»ләр бәйгесе нәтиҗәләре буенча Россия территориясендә урнашкан татар телле мәктәпләрдә, китапханәләрдә куллану өчен ачык интернет каналдагы эшләр белән танышып чыгарга тәкъдим итәбез.
  1. Эшләрне конкурста катнашырга җибәрү тәртибе:

Барлык шартларга туры китереп әзерләнгән “Китапнамә”не ачып карау һәм күчермәләп алу мөмкинлеге белән ЯндексДиск яки ГуглДиск яки башка түләүсез файл алмашу сервисларының берсенә махсус папкага урнаштырырга. Шул ук папкада Word документы форматыңда тутырылган эш турындагы информацияне дә урнаштырырга. Әлеге документта түбәндәге мәгълүмат күрсәтелә:

  1.  Эшнең исеме;
  2.  Эш юнәлеше;
  3.  Предмет;
  4.  Катнашучы турында тулы мәгълүмат;
  5.  Эш урыны турында тулы мәгълүмат;
  6.  Катнашучының тулы адресы, электрон почтасы, кәрәзле һәм коды белән эш телефоны номеры;
  7.  Китапнамә файлына кушылган исем.

Бәйгенең vidkonkan@yandex.ru (видео конкурслар каналы) рәсми электрон почтасына әлеге махсус папкага ачык СЫЛТАМА (Ссылка) гына җибәрелә! Мисал өчен (Папкага, файлларга исем кушу, мәгълүматны тутыру тәртибен дә әлеге үрнәк буенча башкарырга): https://yadi.sk/d/miveGcr23H2Uyf. Катнашучы белән шәхси язма аралашу бәйгенең рәсми почтасына хат җибәрелгән электрон адрес буенча гына башкарылачак. Бәйгенең барышы, гомуми аралашу төп мәгълүмати партнёр http://belem.ru Татар мәгарифе порталындагы махсус биттә барачак.

  1. Жюри комиссиясе:
  1.  ‘Татнетны үстерү фонды” учредителе һәм башкарма директоры Гатауллин Р.М.
  2.  “Татарстан китап нәшрияты” баш мөхәррире, шагыйрь, М.Җәлил премиясе лауреаты Шәехов Л.М.
  3.  ТР Арча муниципаль районы башкарма комитетеның «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе начальнигы Мөхәмәдияров Р.Д.
  4.  ТР Арча муниципаль районы башкарма комитетеның «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе начальнигының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Мостафина Э.Г.
  5. ТР Арча муниципаль районы башкарма комитетеның «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесенең ИКТ буенча методисты Гыйбадуллин И.З.
  6. ТР Арча муниципаль районы «Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе директоры Әюпов И.И.
  7. ТР Арча муниципаль районы «Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Р.Ф.
  8.  ТР Арча муниципаль районы «Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галиуллина Г.Г.
  9.  ТР Арча муниципаль районы «Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең математика укытучысы Мортазина Р.А.
  1. Эшләрне бәяләү критерийлары:
  •  Бәйге нигезләмәсенең барлык шартларына туры килүе;
  •  Эшнең шәхси яңалыгы һәм оригинальлеге;
  •  Эшнең техник башкарылышы;
  •  Эшнең тәрбияви юнәлештә сәнгатьчә эшләнеше.
  1. Бәйге барышы:

Бәйгегә эшләр 6 апрельдән 24 майга кадәр (24 май 23.59 сәг.) кабул ителә. Нәтиҗәләр бер атна эчендә билгеләнеп игълан ителә.

  1.  Бәйгенең җиңүчеләрен, катнашучыларын билгеләү, бүләкләү тәртибе.

Бәйгегә кабул ителгән эшләр арасыннан бер Гран-Прига лаеклы эш сайлап алына, башка эшләр арасыннан бәйгенең һәр 6 юнәлеше (нигезләмәнең 5 пункты) буенча 1 беренче урын, 2 икенче урын, 3 өченче урын җиңүчеләре билгеләнә. Юнәлешләр буенча килгән эшләрнең санына һәм сыйфатына карап жюри карары нигезендә үзгәрергә мөмкин.

Барлык җиңүчеләр дә бәйгенең дипломы белән бүләкләнә. Призлы урыннардан тыш барлык конкурсантлар да бәйгенең катнашучы дипломы белән билгеләнә.

Дипломнар электрон төстә бәйгегә катнашу гаризасы җибәрелгән почтага юллана.

Бәйгегә кабул ителгән эшләр нәтиҗәләр билгеле булганнан соң 3 көн эчендә vidkonkan@yandex.ru почтасына шәхси каршы килү турындагы хәбәр булмаган очракта ачык интернет челтәрендәге махсус каналда урын алачаклар.

Бәйге тәмамлангач vidkonkan ачык интернет каналындагы (видео конкурлар каналы) эшләр арасында махсус тамашачы симпатиясе конкурсы оештырыла ала.

Жюри комиссиясе билгеләгән нәтиҗәләре яңадан каралмый һәм ахыргы, кагылгысыз нәтиҗә буларак игълан ителә! Комиссиянең бәяләү битләре конфиденциаль.

Белешмәләр өчен:

Конкурста катнашуыгыз белән Сез әлеге нигезләмә белән тулысынча килешүегезне һәм “Шәхси мәгълүмат турында”гы Федераль закон (Федеральный закон от 27.07.2006 №152-ФЗ «О персональных данных».) нигезендә шәхси мәгълүматларыгызны кулланырга рөхсәт бирүегезне раслыйсыз.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353