Татнетны үстерү фонды Халыкара "Илһамият" бәйгесендә катнашырга чакыра

Татнетны үстерү фонды мәктәп укучыларын һәм студентларны "Илһамият" бәйгесендә катнашырга чакыра!

Әлеге Халыкара бәйге-фестиваль 2015 елдан башлап Татарстан һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыклары, Татарстан Мәдәният министрлыгы, башка күп кенә оешмалар тарафыннан, шул исәптән Татнетны үстерү фонды ярдәме белән дә оештырылып үткәрелә. Төп оештыручы (учредитель) - Казан Дәүләт Мәдәният институты. Бәйгедә мәктәп укучылары һәм студентлар сәнгатьле сөйләм һәм вокал номинацияләрендә татар һәм рус телләрендә катнаша алалар.

Быелгы фестиваль Туфан Миңнуллинга багышлап үткәрелә. Шуңа күрә, Туфан Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар (спектакльләрдән өзекләр) ныграк хупланачак.

Бәйгегә гаризаларны 3 нче декабрьгә кадәр тапшырырга кирәк, фестиваль үзе 8-9 нчы декабрь көннәрне үткәрелер дип планлаштырыла.

НИГЕЗЛӘМӘ

ГАРИЗА БЛАНКЫ

Фикерләр

Аватар пользователя Фэнзия
Яхшы

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353