Бу атнада II Халыкара "Илһамият" фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул итү башлана

Казан дәүләт мәдәният институты күп санлы оештыручылар, шул исәптән Татнетны үстерү фонды ярдәме белән II Халыкара "Илһамият" фестиваль-бәйгесен башлап җибәрә. Октябрь ае дәвамында бәйгегә катнашырга теләге булган һәркем оештыручылар исеменә гариза юллый ала.

Бәйге быел шактый камилләшә төште һәм аңа зур гына үзгәрешләр кертелде.

Беренчедән, бәйге халыкара дәрәҗәдә үткәрелә. Бәйгедә төрле халык вәкилләре - I-XI сыйныф укучылары һәм мәдәният һәм сәнгать юнәлешендә белем алучы студентлар (өч яшь категориясендә) катнаша алалар.

Икенчедән, бәйге хәзер сәнгатьле сөйләмне генә түгел, вокал жанрын да үз эченә ала. Әлеге юнәлешләр ел саен чиратлашачак. Узган уку елындагы бәйгедә Габдулла Тукай һәм Габдулла Кариевларның әсәрләренә өстенлек бирелгән булса, быел танылган композитор Сара Садыйкова әсәрләренә өстенлек биреләчәк. Шуны да әйтергә кирәк - 1 ноябрь көнне быел татар дөньясы Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулуны билгеләп үтәчәк.

Өченчедән, бәйге уку елының беренче өлешендә үткәрелә. Бәйгегә гаризалар кабул итү 1 октябрь көнне башланып китәчәк һәм 31 октябрь көнне тәмамланачак. Ноябрь аенда исә конкурсантлар Казан дәүләт мәдәният институты сәхнәсендә көч сынашачаклар.

II Халыкара "Илһамият" фестиваль-бәйгесе нигезләмәсе һәм гариза формасы.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353