II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе старт ала

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр!

Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды "Белем.ру" порталы мөмкинлекләрен кулланып һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесен башлап җибәрә! 

Бәйгенең беренче онлайн туры җиде ай дәвамында - сентябрьдән алып март ае ахырына кадәр дәвам итәчәк. Җиде ай дәвамында җиде финалист ачыкланачак, алар үз көчләрен апрель аенда узачак финал турында сынаячаклар.

Бәйгенең һәр ае тормышы татар әдәбияты белән нык бәйле булган күренекле татар шәхесенә багышлана. Ай дәвамында бәйгедә катнашучылар әлеге шәхеснең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныша алачаклар, ай ахырында викторинада үз белемнәрен сынаячаклар. Иң тиз һәм иң күп дөрес җаваплар биргән викторнада катнашучы җиңүче дип табылачак.

Бәйгенең сентябрь ае викторинасы мәшһүр татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Харрас Әюпка (Харрас Гыйльмегали улы Әюпов, 21.08.1946 - 07.10.2008) багышлана, Белем.ру порталының Ресурслар бүлегендә аңа багышланган ресурсларны инде хәзер үк табарга мөмкин.

II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйге нигезләмәсе белән http://belem.ru/adabi-jauharlar-2017 адресы буенча күчеп танышырга була.

Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды бәйгедә катнашучы барлык татар әдәбиятын сөючеләргә уңышлар теләп кала. Әдәби мирасыбызны саклыйк, татар әдипләре тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныш булыйк. Татар әдәбиятына игътибар, татар язучылары, шагыйрьләре һәм драматургларына ихтирам арта гына барсын!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353