1 апрель көнне XI Дөньякүләм "ӘДӘБИ МАРАФОН" (#әдәбимарафон) башлана!

Проектның максатлары: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат - татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.

Проектның төп оештыручылары: Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге (I - VII марафоннар Татарстан китап нәшрияты белән берлектә үткәрелде). Башка юридик һәм физик затлар да проектны оештыруда һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында партнер сыйфатында катнаша һәм ярдәм итә алалар.

Бәйгенең үткәрелү вакыты: һәр квартал саен. Әдәби марафон 1 гыйнвар, 1 апрель, 1 июль (мәктәп укучылары өчен генә), 1 октябрь көннәрне башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара, марафоннарда дөньяның төрле почмакларыннан татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала.

Әдәби марафонда катнашу өчен бәйгенең нигезләмәсе белән танышырга тәкъдим итәбез.

НИГЕЗЛӘМӘ

Фикерләр

Аватар пользователя Осипова Гөлчәчәк Талип кызы
+Осипова Гөлчәчәк Талип кызы. Түбән Кама шәһәре, 53 яшь
Аватар пользователя Гульгена Рафаилевна Гардиева
+ Гардиева Гөлгенә Рафаил кызы , Актаныш районы, 30 яшҗ

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353