Татнет статистикасы - өч еллык киңәйтелгән аналитика

Татнетны үстерү фонды, 2013 елда нигез салынганнан бирле, инде өч ел дәвамында Татнеттагы сайтларны анализлап, аларның үсеш динамикасын күзәтеп тора, мәгълүматны үз базасында туплап алып бара. Мәгълүматлар елдан-ел арта, алар арасында күңелгә хуш килгән мәгълүмат та, күңелне төшергән мәгълүмат та бар.

Татар интернетында соңгы өч елда нинди мөһим вакыйгалар булган? Үсеш динамикасы нинди? Интернет челтәрендә татар сайтлары саны арта барамы, әллә кимиме? Әлеге аналитик мәкаләдә шушы сорауларга җавап биреп карарбыз.

Татнеттагы иң мөһим вакыйга, әлбәттә, ул - .tatar домены теркәлүе. 2015 елның яз айларыннан башлап теләгән һәркемнең .tatar доменын алырга мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә .tatar доменын аккредитация узган дүрт регистратор тәкъдим итә: 

Тулы мәгълүматны http://nic.tatar сайтына кереп укып була. 

Хостинг-провайдерлар мәгълүматларына караганда, теркәлгән сайтлар саны инде меңнән артык. .tatar доменында шушы вакыт аралагында реаль ничә сайт теркәлгән соң? 

Әмма аларның барысыда эшлиме, .tatar доменындагы кайсы сайтларга инде хәзер үк мәгълүмат алырга керергә була?

Әлбәттә, сайт турында иң беренче мәгълүматны сайт авторыннан кала эзләү системалары белергә тиеш. Бары тик аларга билгеле булгач (сайт индекслангач) кына эзләү системасына кереп теге яисә бу сайтны эзләп табарга була. Татнетны үстерү фонды мәгълүматларына караганда, интернетта .tatar доменында индексланган 209 сайт бар. Шунысы кызык, алар арасыннан 23 сайт (11%) киберсквоттерлар тарафыннан ачык рәвештә сатуга куелган (avia.tatar, bahetle.tatar, club.tatar, futbol.tatar, map.tatar, moda.tatar, money.tatar, tfb.tatar һ.б.).

Бүгенге көндә (16.02.2016) .tatar доменында урнашкан Yandex һәм Google эзләү системалары индекслаган һәм кулланырга мөмкин булган 121 сайт (57,7%) исемлеген тәкъдим итәбез:

Әмма татар телле татар интернетына домендагы сайтлар саны түгел, ә татар телендә ясалган сайтларның күп булуы мөһим. Без татар телле сайтларны яңадан аерым исемлек белән, проектларның исемнәрен күрсәтеп тәкъдим итәргә булдык. Эзләү системалары индекслаган 209 сайт арасыннан нибары 22 сайт кына (10,5%) татар телендә эшли, әле аларның да күбесе инде гамәлдә булган сайтларның көзгеләре генә:

Әлеге сайтлар яңа доменда тормышка аяк басып кына киләләр. Аларның үсеш динамикасы турында яңадан 1 ел үткәч кенә төгәл мәгълүмат биреп була. Ә инде күп еллар дәвамында кулланучылар игътибары өчен көрәшкән татар сайтларының үсеш динамикасы белән түбәндә танышырга мөмкин. 

Без LiveInternet рейтингында булган татар сайтларына анализ ясауны 2015 елның сентябрь аеннан башлап көн саен алып барабыз. Сайтларның рейтингы көннән-көн үзгәреп тора, күп кенә интернет-компанияләр дә үзләренең статистикасын даими күзәтеп торалар. Бирелгән статистик киселеш 2016 елның 15 нче феврале өчен гадел. Анда LiveInternet рейтингында булган 25 татар телле татар интернет-проектын кулланучылар саны (Казан өчен) һәм аның барлык кулланучыларга карата процентларда өлеше күрсәтелгән.

Интернет-проект (URL)

Соңгы 31 көндә Казаннан кулланучылар

саны

%

1

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы (http://tatar-inform.ru)

67123

25

2 Матбугат.ру (http://matbugat.ru) 36987 56

3

Татарская электронная библиотека (http://kitap.net.ru) *

30999

55

4 Телерадиокомпания "Татарстан - Новый Век" (http://tnv.ru) 30239 45

5

tatar.com.ru (http://tatar.com.ru) *

22173

41

6

Intertat.Ru (http://intertat.ru)

21501

54

7

Сайт для родителей и педагогов (http://sabyem.ru)

13718

71

8

Беренче иншалар сайты (http://insha.ru)

12926

59

9 Газета Саба таңнары (http://saby-rt.ru) 11082 61
10 Газета Знамя (http://buinsk-tat.ru) 11047 49

11

Журнал Магариф (http://magarif-uku.ru)

10664

48

12

Татарские свадьбы (http://tuylar.ru)

10638

57

13

Белем.ру - татар телендә интернет-белем үзәге (http://belem.ru)

9704

70

14

Газета Слава труду (http://bavly-tat.ru)

9278

49

15

Газета Мензеля (http://menzela.ru)

8903

20

16

Газета Арский вестник (http://arskmedia.com)

8788

63

17

"Арча радиосы" - 103,6FM (http://trkarcha.ru)

8001

52

18

Газета Хезмәт (http://baltaci.ru)

7967

60

19

Газета Маяк (http://aznakaevo-rt.ru)

7048

51
20 Газета Әлмәт таңнары (http://almet-rt.ru) 6881 60

21

Татарский интернет-журнал «Кара Аккош» (http://karaakkosh.com)

6721

40

22

Газета Кайбицкие зори (http://kaibicy.ru)

6669

58

23

Газета Туган як chuprale-online.ru (http://chuprale-online.ru)

6618

50

24

Газета Дружба (http://nurlat-tat.ru)

6611

59

25

Габдулла Тукай (http://gabdullatukay.ru)

6541

55
* татар версиясе тулы түгел

Узган елгы статистика белән чагыштырганда нинди үзгәрешләр бар? Кайсы сайтлар ныгыган, кайсыларына карата кызыксыну кимегән?

1. Иң популяр 25 сайт исемлегенә эләгү өчен быел түбән чикнең кыйммәтләре югары күтәрелгәне күренә. Узган 2015 елда әлеге таблицага эләгү өчен 5021 кулланучы да җиткән булса, быел таблицага эләгү өчен кимендә 6541 кулланучы булу кирәк булган (+1,5 мең!).

2. matbugat.rumenzela.rusabyem.rumagarif-uku.rusaby-rt.ru сайтларының кулланучылары быел шактый арта төшкән, алар әлеге исемлектә өскәрәк күтәрелгәннәр. Әлеге исемлектә әле моңарчы күренмәгән сайтлар да шактый. Алар яисә яңарак LiveInternet санагычын урнаштырганнар, яисә чыннан да популярлаша баралар.

3. Узган ел әлеге исемлектә 13 нче урында булган "Татар иле" интернет-проекты быел шактый түбән тәгәрәгән, кулланучылары саны 1.5 тапкыр диярлек кимегән (8319 - > 5669) һәм исемлектә нибары 30 нчы урынны алып тора.

Әгәр өч ел динамикада карасак, әлеге сайтларның үсеш динамикасы түбәндәгечә булыр:

Сайтларның популярлыгы динамикасы (2014 - 2016 еллар, февраль)

Татар телле генә интернет-проектларны графикта карасак, аларның айлык динамикалары (сентябрь, 2015 - февраль, 2016) түбәндәгечә:

LiveInternet рейтингы: татар телле сайтлар - TOP 15 

Татар интернеты тере организм кебек гел үзгәреп тора - яңа сайтлар туа тора, кайбер сайтлар юкка чыга бара. Әлбәттә, без татар телле сыйфатлы сайтлар саны артуын теләп калабыз. Быел җиденче мәртәбә үткәрелә торган Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлар бәйгесе (http://konkurs.belem.ru) .tatar доменында һәм, гомумән, татар сайтларын арттырырга, аларның сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәр, дип ышанып калабыз.

Татар интернеты белән кызыксынып торыгыз, үзегез дә татнетчы булыгыз һәм рейтингларда лидерлыкка ирешегез!

© Раил Гатауллин, 16.02.2016

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353