LiveInternet рейтингында булган татар сайтларына анализ - 2015

Татнетны үстерү фонды кулланучыларыбыз соравы буенча LiveInternet статистикасын анализлауны дәвам итә. Моннан алда булган статистик анализ төгәл бер ел элек ясалган иде. Бер елдан соң татар сайтлары әлеге рейтингта ничек урнашканнар? Татар сайтларын укучылар артканмы? Татар теле интернет челтәрендә ныгый барамы? Әлеге мәкаләбездә шушы сорауларга җавап биреп карыйк.

Интернет челтәрендә урнашкан сайтларны төрле күрсәткечләр ярдәмендә бәяләргә була. Мисал өчен, Google’ның PR (PageRank), Яндексның тИЦ кебек күрсәткечләре сайтның никадәр цитаталануын һәм никадәр мөһим булуын билгелиләр. Төрле веб-каталогларда сайтлар, гадәттә, нәкъ менә әлеге “мөһим”лекләре буенча урнаштырылалар. Мисал буларак, Татнет каталогы белән таныша аласыз.

Әмма шулай да, иң мөһим күрсәткечләрнең берсе – сайтның кулланучылары саны. Сайтның кулланучылары даими рәвештә артып килә икән, димәк, сайт белән кызыксыну арта бара, ә сайттагы материаллар кулланучылар өчен кызыклы, дигән сүз. Әлеге күрсәткечләрне “кара” методлар белән дә арттырып булу мөмкинлеген искә төшерик. Әмма андый арттыруны эзләү системалары ярыйсы гына тиз ачыклыйлар һәм сайтларга карата санкцияләр кулланыла. Һәм алар бераз вакыттан әлеге рейтингтан аска тәгәрәп төшәләр.

LiveInternet - Рунет челтәрендәге сайтларның статистикасын һәм рейтингын билгеләп бара торган шундый сервисларның берсе. Әлеге каталогта татар сайтлары да шактый һәм аларны Рунеттагы башка сайтлар белән чагыштырып карап була (Tatarstan.net, татинтернет.рф кебек региональ каталоглар да бар, алар да ныгый баралар).

Әлеге рейтингларда социаль челтәрләрдә ясалган төркемнәр катнашмый, алар өчен аерым рейтинг ясарга кирәк. Мондый рейтингта, мөгаен, катнашучылар саны төп күрсәткечләрнең берсе булып торыр. Бу очракта "Иң шәп татарча җырлар" төркеме рейтингта лидер булыр иде, дип уйлыйбыз (әлеге төркемнең яңалыкларына бүгенге көндә инде 150 меңнән артык кулланучы язылган).

Сайтларның рейтингы көннән-көн үзгәреп тора, күп кенә интернет-компанияләр әлеге анализны көн саен диярлек башкарып баралар. Бирелгән статистик киселеш 2015 елның 13 нче феврале өчен гадел. Анда LiveInternet рейтингында булган 25 татар телле татар интернет-проектын кулланучылар саны (Казан өчен) һәм аның барлык кулланучыларга карата процентларда өлеше күрсәтелгән.

Интернет-проект (URL)

Соңгы 31 көндә Казаннан кулланучылар

саны

%

1

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы (http://tatar-inform.ru)

64890

22

2

tatar.com.ru (http://tatar.com.ru) *

34765

42

3 Татарская электронная библиотека (http://kitap.net.ru) * 33866 51

4

Матбугат.ру (http://matbugat.ru)

28040

63

5

Телерадиокомпания "Татарстан - Новый Век" (http://tnv.ru)

27215

44

6

Intertat.Ru (http://intertat.ru)

20002

56

7

Беренче иншалар сайты (http://insha.ru)

14351

59

8 Татарский государственный Академический театр имени Г.Камала (http://kamalteatr.ru) 13436 54
9 Сайт для родителей и педагогов (http://sabyem.ru) 11872 69

10

Информационный сайт СМИ Мамадышского муниципального района (http://www.mamadysh-rt.ru)

9779

51

11

Белем.ру - татар телендә интернет-белем үзәге (http://belem.ru)

9614

69

12

Татарские свадьбы (http://tuylar.ru)

9545

58

13

"Татар иле" татар социаль челтәре (http://tatarile.org)

8319

57

14

Газета Слава труду (http://www.bavly-tat.ru)

7159

59

15

Газета Саба таңнары (http://www.saby-rt.ru)

7123

67

16

Сайт учителя татарского языка (http://gzalilova.narod.ru)

6857

69

17

ШУБИНО-ВИДЕО.Татарский видео портал (http://ras2203.narod.ru)

6187

13

18

Журнал Магариф (http://magarif-uku.ru)

5915

49

19

Газета Туган як chuprale-online.ru (http://chuprale-online.ru)

5417

24

20

Габдулла Тукай (http://gabdullatukay.ru)

5384

55

21

Газета Дружба (http://nurlat-tat.ru)

5306

62

22

Блог Эльвиры Гильмановой (http://шугурово.рф)

5259

48

23

Газета Хезмәт (http://baltaci.ru)

5213

46

24

Сайт Балтасинского района (http://baltasi.ru)

5129

73

25

Газета Мензеля (http://menzela.ru)

5021

53
* татар версиясе тулы түгел
Бу статистик мәгълүматлар инде кайбер нәтиҗәләр чыгарырга да мөмкинлек бирә:
  • Гомумән алганда, татар сайтларын укучылар саны арткан, татар сайтлары Рунет рейтингында югарырак күтәрелгәннәр, кулланучылар саны арта төшкән. Бу - бик яхшы күренеш.
  • Татарстан районнарында район газеталарының электрон версияләрен күбрәк укый башлаганнар. Бу, бер яктан, яхшы күренеш. Әмма әлеге үсеш газеталарның басма версияләренә язылучылар саны кимү исәбенә, яисә бары тик сайтта оештырылган төрле тавыш бирүләр исәбенә генә булырга мөмкин. Район газеталары дөнья хәбәрләрен ныграк чагылдырып үз кулланучылар ихтыяҗын ныграк канәгатьләндерә башлаганнар, дип ышанасы килә.
  • Элек рейтингыбызда булган кайбер сайтлар татар теленнән "котылганнар" (алар бу таблицада юк). "Чистай хәбәрләре" газетасының электрон варианты 2014 елның 3 апреленнән бирле яңартылмаган, ә бала.рф сайты яңалыкларын тулысынча рус телендә алып бара башлаган. Бу күренешне шатлыклы дип әйтеп булмый.
  • "Татар-информ" сайты узган ел белән чагыштырганда 20 меңгә якын кулланучысын югалткан. Моның сәбәбе - конкурентлар саны арта төшү, озак кына татар редакциясендә журналист булмау, дип фаразларга мөмкин. Сайтның татар версиясен яхшырту исәбенә әлеге күрсәткечләрне ныгыту мөмкин, дип уйлыйм (сайтның татар версиясе әле дә яңартылмаган).
Әлбәттә, бу анализ - тулы анализ түгел, бары тик LiveInternet рейтингында булган татар сайтларының бүгенге торышына күз салу гына. Әмма шулай да, әлеге таблицага гына күз салып та, Татнет турында күпмедер дәрәҗәдә күзаллау булдырырга мөмкин, дигән фикердә калам.
© Раил Гатауллин, 14.02.2015

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353