Сөю ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Өзелеп сөйде егет, кыяр-кыймас
Ачты аңа беркөн йөрәген.
«Сөям...» — диде, ләкин назлы кызның
Ишетмәде: «Мин дә!» дигәнен.

Кыз яратып юри әйтмәдеме,
Әллә чынлап яратмадымы?
Тик көчәйде егет йөрәгенең
Сөю белән канатлануы.

Сугыш килде... Аерып иркәсеннән,
Ут чүленә тартып китерде.
Сөю аны алга җитәкләде,
Ярасыннан канын киптерде.

Кызы өчен, туган йорты өчен
Ул алдында булды көрәшнең.
Егетлеген шунда күрсәтмәсә,
«Егет!» диеп аңа кем дәшсен?

Сөю белән үзен көчле сизеп,
Ул атлады, дәртле, өметле.
Җиңү таңы җирдә кабынганда,
Ядрә екты, ахры, егетне.

Ул саташты соңгы сулышында,
Үлем исе аны исертте.
«Сөям...» — диде, һәм ул иркәсенең
«Мин дә!» дигән тавышын ишетте.

 30 ноябрь, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353