I Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесенең беренче җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

22 май көнне I Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесенең беренче җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Әлеге Бәйге Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан үткәрелде.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:

  • укучыларда Интернет челтәренең татар сегментын һәм Интернет челтәрендә татар телен файдалануга карата кызыксыну уяту;
  • заманча технологияләрне, интернет-проектлар ясау нигезләрен яхшы белгән әхлаклы, белемле татар балаларының санын арттыру, аларны таныту, башкаларга үрнәк итеп кую.

Бәйгедә, Татарстан мәктәпләренең башлангыч һәм урта сыйныф укучылары (I-IX сыйныф укучылары) - гамәлдә булып эшләп килүче 27 сайт авторы катнашты.

Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, бәяләү критерийлары һәм принциплары буенча, беренче чиратта сайтлар татар телендә эшләнеп, татар телендә файдалы мәгълүматны үз эченә алырга тиеш иде.

Шулай ук, әлеге сайтларны бәяләгән вакытта, мәгълүмати технологияләр белән якыннан таныш булган компетенцияле татар теле белгечләре, мәгариф өлкәсе белән якыннан таныш һәм татар телен яхшы белгән мәгълүмати технологияләр өлкәсе специалистлары түбәндәге критерийлар һәм принципларга таянып эш йөрттеләр: дизайнны бәяләү – графиканың сыйфаты, шрифтлар һәм төсләрнең дөрес сайланышы, форматның уңышлы кулланылуы, сайт алдына куелган тематикага һәм аудиториягә туры килүе; эчтәлек (контент) һәм интерактивлык; функциональлек, технология ягыннан камиллек һәм әһәмиятлелек.

Нәтиҗәдә, заманча технологияләрне, интернет-проектлар ясау нигезләрен яхшы белгән әхлаклы, белемле һәм үрнәк итеп куярлык 17 сайт авторы финалга чыкты.

Җиңүчеләр башлангыч һәм урта сыйныфлар арасында аерым билгеләнде.

Бәйгедә җиңгән урта (V-IX) сыйныф укучыларын Татнетны үстерү фонды һәм Җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы котлады, аларга диплом-грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды:

  • I дәрәҗә диплом: Фәррахов Габделгаффар – “Минем гимназиям” (minem-gimnaziyam.jimdo.com)
  • II дәрәҗә диплом: Гыйлмуллин Илназ – “Җиңү эзләре буйлап” (belpobeda.jimdo.com)
  • III дәрәҗә диплом: Әюпова Илүзә һәм 9б сыйныф укучылары – “Тәнәфес” (tenefec.jimdo.com)
  • III дәрәҗә диплом: Исхакова Алисә – “Алисә Исхакова сайты” (ishakova.ucoz.ru)
  • Грамота: Шәрифҗанова Айзирә – “Тузганак” (youngtalents.jimdo.com)
  • Грамота: Галләмова Айгизә – “Айгизә сайты” (aigizia.jimdo.com)
  • Грамота: Хисамова Ралина – “Туган авылым минем – Аккүзем” (akkuzsait.jimdo.com)
  • Грамота: Камалетдинов Альберт – “Иҗади бөреләр” (poet-gumaz.jimdo.com)
  • Грамота: Мәтҗанова Ләйсән – “Саулыгым – байлыгым” (moe-zdorovie.jimdo.com).

Башлангыч (I-IV) сыйныф укучыларын Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» директоры Әюпова Фирдүсә Фәнәвис кызы котлады, иң яшь татнетчыларга диплом-грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды:

  • I дәрәҗә диплом: Ризатдинова Мәрьям – “Татарстанның балалар театрлары” (tatarstankidtheatre.jimdo.com)
  • II дәрәҗә диплом: Шарафеев Айнур – “Алтын компьютер” (goldcomputer.jimdo.com)
  • III дәрәҗә диплом: Вәлиулина Азалия – “Дуслык” балалар бакчасы (dusluk-bakchasu.jimdo.com)
  • Грамота: Акмалетдинов Кәрим – “М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназия” (gymnasium2.jimdo.com)
  • Грамота: Фарваева Азалия – “Минем яраткан шөгыльләрем” (favoritehobby.jimdo.com)
  • Грамота: Зиганшин Газиз – “Спорт дөньясы” (worltsport.jimdo.com)
  • Грамота: Евграфова Камилә – “Татар халык мәкальләренә таянып” (tatar-mekellere.jimdo.com)
  • Грамота: Ханова Әдилә – “Безнең сыйныф” (hanovaedile.jimdo.com).

Татнетны үстерү фонды яшь татнетчыларны "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә (http://konkurs.belem.ru) көтеп кала.

ps: Тантанадан фото авторы: бәйгенең идея авторы һәм җитәкчесе Д.М. Мөхәмәдиева.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353