"Белем җәүһәрләре - 2016" бәйгесе фикер-тәкъдимнәр кабул итә

Хөрмәтле татар сайтлары авторлары һәм сайт ясарга теләге булган интернетчылар!

"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе быел җиденче мәртәбә үткәреләчәк. Бәйге башлануга нибары 2-3 атна вакыт калып бара.

Ел саен без бәйгене камилләштерергә, яхшыртырга тырышабыз. Быел да бәйгене тагын бер баскыч югары күтәрергә исәбебез бар. Шул ук вакытта, бәйге белән кызыксынып барган, аның елдан-ел яхшыруын теләгән кулланучыларның фикерләрен дә исәпкә аласыбыз килә. Шуңа күрә дә, бәйгене башлар алдыннан, без сезнең белән киңәшләшергә, сездән фикер-тәкъдимнәр кабул итәргә булдык.

Бәйгедә быел нинди номинацияләр булуын телисез? Финалга эләкмәгән, әмма бәйгедә катнашкан кулланучыларга катнашу турында электрон сертификатлар тапшыру кирәкме (бу өстәмә чыгымнар сорый, түләүле булса гына моны оештырып була)? Сайтта тагын нинди мәгълүматлар һәм рубрикалар күрергә телисез?

Фикер-тәкъдимнәрегезне бәйгенең рәсми сайтында (http://konkurs.belem.ru) калдырырга тәкъдим итәбез.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353