Әдәби марафон (#әдәбимарафон)

Россиякүләм (2019 елдан башлап - дөньякүләм) "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) бәйгесе - ВКонтакте социаль челтәре кысаларында 2017 елдан башлап даими үткәрелә торган онлайн-проект.

Проектның максаты - яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Гадәт якынча 21 көн дәвамында формалаша дигән фикер бар. Проект кысаларында көн саен татарча әдәби әсәр укырга һәм укыган әлеге әсәрдән иң кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанкитапнәшрияты һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк. Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен үз эченә алган башка татарча хэштегларны да кулланырга киңәш ителә (мәсәлән, #ХәсәнТуфан #кайсыгызныңкулыҗылы #идел #казанутлары һ.б.).

Проект Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты белән бергә оештырылып үткәрелә. Бәйгенең ешлыгы - квартал саен. Марафон 1 нче гыйнвар, 1 нче апрель, 15 нче июль (мәктәп укучылары өчен генә), 1 нче октябрь көннәрне башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара, марафоннарда татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала.

Проектта катнашу өчен марафон башланыр алдыннан Татарстан китап нәшриятының ВКонтакте челтәрендәге төркеменә (https://vk.com/tatkniga) керергә һәм марафонның рәсми берләшмәсендә (https://vk.com/adabimarathon) беркетеп урнаштырылган игълан-яңалыкка комментарийларда "+" тамгасы куеп, татар телендә исем-фамилияне язып катнашырга теләк белдерергә кирәк.

Марафончылар өчен аерым чат оештырылачак (марафон башланып китеп 2-3 көн узгач), чатка эләгү өчен проектның идея авторы Рал Гатауллин (https://vk.com/belem) белән ВКонтакте социаль челтәрендә дус булу сорала. Үзендә яхшы гадәт тәрбияләргә теләк белдереп "+" куйган һәм марафонда катнаша башлаган кулланучылар гына махсус ясалган әлеге марафон чатына өстәләчәкләр, шул рәвешле китап укучылар өчен үзара аралашу, фикер алышу мәйданчыгы булдырылачак.

Бәйгегә нәтиҗәләрне оештыру комитеты (Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты вәкилләре) ясый. Финалга 21 көн дәвамында онлайн-марафонда барлык таләпләрне үтәп катнашкан китап укучылар чакырулы. Финал тантанасында, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән беррәттән, танылган татар язучылары һәм шагыйрьләр белән очрашу үткәрелә, Татарстан китап нәшриятында яңа нәшер ителгән китаплар белән таныштыру оештырыла.

Бәйге финалистлары арасында I, II, III урыннар да билгеләнә, әлеге дәрәҗәле урыннар татар әдәбиятын ВК челтәрендә аеруча нык популярлаштыган, татар әдәбиятына карата иң нык кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләгән марафончыларга бирелә. Җиңүчеләр оештыру комитеты рәисе, ВКонтакте социаль челтәренең татар теленә тәрҗемә итүчеләр төркеме координаторы Раил Гатауллин төзегән махсус формула нигезендә исәпләп ачыклана.

Марафон барышында #әдәбимарафон проектына карата тискәре фикерләр тудырган (мәсәлән, марафонда катнашуны танышларына көчләп таккан), накрутка ясаган һ.б. шундый тискәре гамәлләр башкарган марафончылар финал тантанасына чакырылмаячак.

Марафон барышында урнаштырылган татарча әдәби әсәрләрдән өзекләр белән ВКонтакте челтәрендә #әдәбимарафон хэштегы буенча күчеп танышырга мөмкин. Әдәби марафон (#әдәбимарафон) проекты, аның кагыйдәләре турында актуаль мәгълүмат Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында http://tat-i.net/tt/adabimarafon адресы буенча урнаштырылган.

Һәр китап укучы марафон барышында үзе укып урнаштырган әсәрләрен башка социаль челтәрләрдә (Инстаграм, Facebook һ.б.) кабатлап урнаштыра ала.

Һәр кулланучы #әдәбимарафон кысаларында үз төбәгендә франшиза буларак шундый ук таләпләргә буйсынган үз марафонын оештырып үткәрә һәм Татнетны үстерү фонды ярдәмен ала ала. Әлеге франшизадан (ярдәмнән) файдалану өчен оештырыла торган яңа марафонның хэштегы #әдәбимарафон хэштегына үз төбәгеңнең (ил, район, шәһәр, авыл, ...) исемен өстәп ясала. Мәсәлән: #әдәбимарафонэзмә, #әдәбимарафонкукмара, #әдәбимарафонижау #әдәбимарафонавстралия, ... .

ИГЪТИБАР! 2019 елның 1 нче гыйнварыннан "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) бәйгесе дөньякүләм бәйге статусын ала, әлеге проектта катнашу өчен чикләүләр юк.

Фикерләр

Аватар пользователя Розали
+Розалия Рамазанова,Татарстан,Арча шәһәре
Аватар пользователя Кадрия Вэсим кызы
кызганыч, бу марафонга 1 гыйнвардан ук кушыла алмадым. ә татар әдәбиятын , гомумән татарча укырга үлепләр яратам.
Аватар пользователя Айсылу
+ Юлдашева Айсылу. Казан.
Аватар пользователя Дамира
+ Дамира Миннебаева, Теләче, Олы Мишә
Аватар пользователя Лилия
+ Лилия, Лениногорск

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353