TNS Татарстан интернетын тикшерде

Дөньяда танылган TNS тикшеренү компаниясе Татарстанда интернет тармагына кагылышлы зур тикшеренү уздырган. Республикада көн саен 1,7 миллионнан артык кеше (53 процент) интернетка керә икән. Аларның төп өлеше шәхси компьютер, телефон һәм гаджетлар белән тәэмин ителгән. Мәктәп укучылары, компания җитәкчеләре һәм хуҗабикәләр интернетта “яши” дисәң дә була.

Татарстанда интернеттан файдаланучыларның айлык аудиториясе 2,2 миллионга якын (66 процент) тәшкил итә, аларның 53 проценты челтәргә көн саен керә. 1,1 миллионнан артык кеше интернетка компьютер, планшет һәм смартфоннар ярдәмендә тоташкан. 333 мең кеше (15 процент) бары тик мобиль интернеттан гына файдалана, дип яза РБК-Татарстан тикшеренү мәгълүматлары буенча.

Халкы 100 меңнән артып киткән шәһәрләрдә йорт хуҗалыкларының – 77 (бу гомумроссия күрсәткеченнән 1 процентка гына кимрәк), ә кечкенә калаларда 60 процентының интернетка тоташкан компьютеры бар. Интернеттан иң актив файдаланучылар - балалар һәм 12 яшьтән 34 яшькә кадәргеләр.

Бөтен Татарстан аудиториясенең 34 һәм 15 проценты Казан белән Чаллы шәһәрләренә туры килә.

TNS мәгълүматларына караганда, гаммәви мәгълүмат чаралары арасында контент җитештерү буенча “Татмедиа” АҖ сайтлары әйдәп бара. Аудитория саны буенча аларны бары тик эзләү системалары, социаль челтәрләр, игъланнар һәм онлайн-кибет сайтлары гына уздыра. Элегрәк “Татмедиа” АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов РБК-Татарстанга ел ахырына кадәр үз порталларының интернет-аудиториясен ике тапкыр арттыруны максат итеп куюы хакында хәбәр иткән иде.

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2015 ел ахырына интернет челтәренә киң полосалы чыбыксыз тоташу дәрәҗәсен 73тән 74 процентка җиткерү күздә тотыла. Нигездә, халкы 50 меңгә тулмаган торак пунктлар мондый челтәр белән колачланмаган. 2014 елда әлеге максатларга 768 миллион сум акча сарыф ителгән.

Чыганак"Intertat.ru" республика электрон газетасы

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353