Татнетны үстерү фонды бәйгеләрнең финалистларын һәм җиңүчеләрен "Пирамида"да үткәреләчәк тантага чакыра!

Хөрмәтле татар интернетчылары, татар программистлары, татар әдәбиятын сөючеләр һәм киләчәккә зур максатлар куйган татар яшьләре!

Татнетны үстерү фонды Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, Татмедиа мәгълүмат агентлыгы, "Белем радиосы" билингваль балалар һәм яшүсмерләр радиосы, "Аксу" компанияләр берлеге һәм күп кенә башка оешмалар, юридик һәм физик затлар ярдәме белән оештырылган бәйгеләрнең җиңүчеләрен һәм финалистларын котлау тантанасына "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгенә (Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 3 йорт) чакыра!

Тантанага чакырулы: 

Үткәрелү датасы: 18.12.2022 ел. Тантана 11:00 сәгатьтә башлана.

"Пирамида" ишекләре 10:00 сәгатьтә ачыла. 10:00 - 11:00 сәгатьтә язучылар белән фотосессия, автографлар алу, китап сату-күргәзмәсе планлаштырылган.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353