«Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» конференциясе нәтиҗәләре

2022 елның 19-20 нче февралендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы, «Белем.ру» (Белем Академиясе) ҖЧҖ, Татнетны үстерү фонды һәм Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә I Россиякүләм «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.

Конференциянең пленар өлеше Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының конференцияләр залында, секцияләрнең эшләре Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы татар-инглиз гимназиясендә ZOOM мөмкинлекләрен кулланып оештырылды. 

Конференция эшендә ТР Иҗтимагый Палатасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәгарифне үстерү институты, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар Википедиясе, ТР Милли музее, Татарстан китап нәшрияты, "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы, "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе, Казан шәһәре Идел буе районының «16 нчы татар-инглиз гимназиясе», "Белем.ру" IT-компаниясе, Белем Академиясе һәм "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, югары уку йортлары галимнәре, укытучылар, аспирантлар, студентлар һәм укучылар катнашты.

Конференциядә катнашучылар саны 160 кешедән артып китте, аларның 9 юнәлештә әзерләнгән фәнни эшләре җыентык буларак дөнья күрәчәк:

  1. Заманча мәгълүмати дөньяда телләрнең үзара тәэсир итешүе
  2. Хәзерге җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләр диалогы
  3. Интернет челтәрендә тел һәм сөйләм
  4. Мәгълүмати медиакиңлектә массакүләм аралашу
  5. Тел һәм әдәбиятны өйрәнүдә һәм укытуда инновацион технологияләр
  6. Мәгълүмати һәм лингвистик куркынычсызлык проблемалары
  7. Мәгълүмати җәмгыятьтә медиакультура һәм әдәбият
  8. Шәхес һәм җәмгыятьнең үзара виртуаль хезмәттәшлегенең психологик аспектлары
  9. Заманча тәрҗемә итү мәсьәләләре.

Конференциядә катнашкан һәркемне оештыручылар исеменнән чын күңелдән котлыйбыз!

Призлы урын алган җиңүчеләр исемлеге белән беркетелгән файлда танышырга мөмкин. Җиңүчеләргә дипломнар һәм катнашучыларга сертификатлар якын арада шәхси  электрон почта адресларына юлланачак.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353