17 февраль көнне II Россиякүләм #әдәбимарафон проектының җиңүчеләрен бүләкләячәкләр

Гыйнвар аеның беренче өч атнасында ВКонтакте һәм Инстаграм челтәрләрендә барган #әдәбимарафон проектында актив катнашкан 43 китап укучы "марафончы"га 17 нче февраль көнне бүләкләр тапшырылачак! Шулай ук, марафончылар Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән яңа китаплар белән танышачаклар, күренекле язучылар һәм шагыйрьләр – китап авторлары белән очрашачаклар. Тантана Татарстан китап нәшрияты кибетендә (Казан шәһәре, Бауман урамы, 29) үткәрелә.

Чараны оештыручылар – Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды. Проектның идея авторы – Раил Гатауллин.

Проектның максаты – мөмкин кадәр күп кулланучыны татар әдәбияты белән кызыксындырып җибәрү, татар китапларын укучы кешеләр санын арттыру һәм татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү.

Беренче марафон барышында 21 көндә 60 татар язучысының китаплары һәм әсәрләре укылган булса, икенче онлайн-марафонда укылган китаплар саны 150 дән артып китте. Икенче марафонда марафончылар тарафыннан иң күп укылган китап/әсәрләр һәм аларның авторлары:

  • Гөлчәчәк Галиева. "Газзәбану"
  • Гөлсинә Галимуллина. "Күгәрчен оя корганда", "Карлы миләш тәме"
  • Гүзәл Галләмова. "Ялгыз көймә"
  • Аяз Гыйләҗев. "Җомга көн, кич белән..."
  • Галимҗан Гыйльманов. "Оча торган кешеләр"
  • Әмирхан Еники. "Әйтелмәгән васыять"
  • Габдрахман Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр"
  • Айгөл Әхмәтгалиева. "Таллыкүлдә былбыл бар"
  • Зифа Кадыйрова. "Сагынырсың, мин булмам"
  • Флүс Латыйфи. "Хыянәт"
  • Мәдинә Маликова. "Кызыл гөл"
  • Мөхәммәт Мәһдиев. "Бәхилләшү", "Фронтовиклар", "Без - кырык беренче ел балалары"
  • Туфан Миңнуллин. "Әлдермештән Әлмәндәр"
  • Фоат Садриев. "Таң җиле", "Бәхетсезләр бәхете"
  • Нурихан Фәттах. "Итил суы ака торур"
  • Роза Хәбибуллина. "Мулла килене"
  • Фәнис Яруллин. "Җилкәннәр җилдә сынала".

Марафонда катнашучылар (татар китапларын укучылар) саны да беренче марафон белән чагыштырганда 1,5 мәртәбә артып китте. Бу юлы #әдәбимарафон проектында 67 кеше азмы-күпме үз көчен сынап карарга булды. Һәм алар арасыннан 43 кеше, 21 көн дәвамында марафонда актив катнашып, җиңүчеләр исемлегенә керә алдылар:

  1. Гарәфиева Дания Мөхәррәм кызы
  2. Мирзаһитова Ләйлә Габдулхай кызы
  3. Нәфисә Антонова 
  4. Садриева Алия Габдулла кызы
  5. Алсу Фазлыева 
  6. Розалия Кильметова 
  7. Сәвия Тимершина
  8. Алсу Садикова 
  9. Лилия Фәттахова
  10. Рәмзия Мусина 
  11. Алсу Габдрафикова
  12. Алмаз Мансуров 
  13. Йолдыз Әхмәдиева 
  14. Алия Нуртдинова 
  15. Гөлия Замалеева
  16. Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
  17. Нурия Әхмәдиева 
  18. Ольга Афонова
  19. Фәнис Шафиков 
  20. Айсылу Галиева 
  21. Әлфия Газизова 
  22. Әнисә Оченева
  23. Гөлия Гыймадиева 
  24. Роза Шакирова
  25. Гөлинә Гыймранова
  26. Рәмилә Тимершина-Зарипова
  27. Эльза Гыззәтуллина
  28. Нурфия Халикова 
  29. Альбина Вәлиева
  30. Альбина Ишмурзина 
  31. Ләйсән Надыршина
  32. Раушания Нәҗипова 
  33. Айгөл Гатауллина 
  34. Инзилә Гыймадиева 
  35. Кәүсәрия Ильясова
  36. Гөлнара Гатауллина
  37. Гүзәл Галләмова
  38. Мәйсәрә Валиева 
  39. Гүзәл Закирова 
  40. Исламия Халикова 
  41. Ләвисә Фәттәхова 
  42. Гөлшат Ситдикова
  43. Наилә Ситдыйкова

Проектны оештыручылар марафонда уңышлы катнашкан барлык финалистларны чын күңелдән тәбрикли һәм бүләкләү тантанасында көтеп кала!

--------------------------------

Әдәби марафон (#әдәбимарафон) проекты - ВКонтакте һәм Инстаграмда алып барыла торган онлайн-марафон. Онлайн-марафон 21 көн дәвамында бара, анда теләгән һәр кеше катнаша ала. Марафонны тулысынча уңышлы үтү өчен 3 атна дәвамында көн саен татар китапларын/әсәрләрен укырга һәм ВКонтакте яисә Инстаграм челтәрендә #әдәбимарафон хэштегы белән китап/әсәр авторын күрсәтеп кулланучыларны кызыксындырырдай әлеге әсәрдән матур өзек урнаштырырга кирәк. Әлеге язмаларны фотосурәтләр, аудио, видеоматериаллар белән тулыландырып урнаштырырга да мөмкин.

Беренче марафон нәтиҗәләре: http://belem.ru/node/7412

Икенче марафон нәтиҗәләре: http://belem.ru/node/7513

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353