Татнетны үстерү фонды попечительләре җиденче мәртәбә җыелдылар

16 март көнне Г.Камал театрының киңәшмәләр залында Татнетны үстерү фондының Попечительләр советы утырышы узды.

Попечительләр советы утырышы елына кимендә 2 тапкыр үткәрелә. Фондның эшчәнлеген күзәтеп, аңа ярдәм итеп торучы татар шәхесләре инде җиденче мәртәбә шулай җыелышып фикер алыштылар.

Фонд директоры Раил Гатауллин химаячеләрне һәм чакырылган кунакларны 2016 елда башкарылган эшләр белән таныштырды. Ел дәвамында Татнетны үстерү фонды шактый эшләр башкарган - "Белем җәүһәрләре", "Яшь татнетчылар", "Әдәби җәүһәрләр" бәйгеләрен оештырган, татар сайтлары рейтингын күтәрү юнәлешендә эш алып барган, Татнетка аналитика ясаган.

2017 елда әлеге проектларга өстәп Татнетны үстерү фонды тагын бер проектны тормышка ашырырга җыена. Якын арада интернет-кулланучылар әлеге проект белән якыннан таныша алачаклар.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353