Шагыйрь сые ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Кунак җыйды шагыйрь... Яшьне, картны,
Ир-хатынны, дусны, якынны.
Шигырь булып, тойгы чәчәк аткан
Йөрәк бакчасына чакырды.

Чәкчәктән соң шагыйрь, кунакларның
Күңелләре булсын өченме,
Йөрәгеннән утлы бокалларга
Салып кайнар җырын эчерде.

Ялкыныннан җырның исерделәр
Мәҗлестәге картлар, егетләр;
Канатланды уйлар, акты хисләр,
Артты көчләр, артты өметләр.

Ак сакаллы бер карт кузгалды да,
Әйтте: «Шагыйрь! Рәхмәт сыеңа!
Мин күрмәгән идем мондый сыйны
Туксан еллык гомрем буена.

Күп татыдым ачы-төчене мин
Туксан еллык тормыш юлымда.
Күптән җуйган дәртле яшьлегемне
Таптым бүген синең җырыңда».

 Ноябрь (?), 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353