Була кайчак ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Була кайчак гаҗәп күңел каты,
Бернәрсәгә җүнләп ис китми.
Үлем җиле исә күңел гөленә,
Яфрагын да ләкин селкетми.

Йөздә - бары мәгърур көлемсерәү,
Уйдан ерак дөнья мазасы.
Шул вакытта менә әллә нигә
Тик язасы килә, язасы!..

Үтерсәгез, әйдә, үтерегез!
Котырыгыз аннан, биегез!
Тик шагыйрьгә кара китерегез
Һәм кулына каләм бирегез!

 Ноябрь, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353