Сержант ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Бер сержант белән
Икәү фронттан
Кайтып киләбез.
Таныштык әле
Вагонда туры
Килеп кенә без.

Юк икән аның
Ата-анасы,
Өе, хатыны.
Мин сорыйм аннан:
— Хәзер кемгә, - дим, -
Кайтасың туры?

Ул, келеп шуннан,
Ян кесәсеннән
Бер хат чыгара.
Үзенең шунда,
Шатлыктан бугай,
Йөзе чылана.

— Ике ел тоташ
Хат язып торды
Шушы кыз миңа.
Тик хаттан беләм:
Ул кыз - Уралдан,
Исме - Ләмига.

Ул хатта мине
Назлап юатты,
Сөеп эретте.
Шушы хат мине
Туңсам - җылытты,
Үлсәм - терелтте.

Һөҗүмгә бардым,
Саклап шул хатны
Куен кесәмдә;
Үкенмәс төсле
Идем шул чакны
Хәтта үлсәм дә...

Сугышта хатның
Нәрсә икәнен
Үзең беләсең,
Хәзер менә шул
Хатның иясен
Килә күрәсем.

Ике ел буе
Хат язды; инде
Ул кире какмас.
Ник каксын икән
Сугышта җиңеп
Дан алып кайткач!

Поезд ашыга,
Белгән шикелле
Кемне илтәсен.
Сержант елмая
Һәм минут саен
Капшый кесәсен.

Ул балаларча
Масаю катыш
Карый тартынып,
Бу танышлыкта
Күпме җылылык,
Күпме матурлык!

Әйтәсем килде
Шунда егеткә,
Ышан, дип, миңа,
Шулай ашкынып
Көтәдер, шиксез,
Сине Ламига.

Күпме сержантта
Хат аша шундый
Дуслык тугандыр.
Бар да ашкынып
Хәзер дусына
Кайта торгандыр.

Яшәгез, кызлар,
Бар масаерга
Сезнең хакыгыз.
Күпме батырлар
Алып кайтты илгә
Сезнең хатыгыз!

 Октябрь, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353