Төрмәдә төш ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Төштә миңа нәни кызым килде,
Чәчләремне сыйпап тарады.
— Ай-һай, әти, озак йөрдең, - диеп,
Күзләремә сөеп карады.

Мин кызымны кыстым күкрәгемә,
Шатлыгымнан шашып, исереп.
Шунда сиздем нинди көчлелеген
Мәхәббәт һәм сагыш хисенең.

Чыгып киттек шуннан без болынга,
Гизеп йөрдек чәчәк диңгезен.
Нинди татлы яшәү, көчле сөю!
Нинди якты, иркен җир йөзе!..

Мин уяндым. Урным - шул ук төрмә,
Кулларымда - шул ук богаулар...
Баш очымда шул ук кайгыларым
Уяныр дип көтеп торганнар.

Аһ, ник үрти мине хыял белән
Тик тилертеп кайтмас язларым,
Ник төш кенә минем шатлыкларым,
Ник бетмәс өн — кайгы, газабым?!

 Сентябрь, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353