Дару ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Кыз авырды, тәне ут шикелле,
Сулыгып-сулыгып тибә йөрәге.
Гаҗиз калды доктор, авыру кызга
Бер дару да файда бирмәде.

Яткан чакта авыру түшәгендә,
Авыр төшләр белән саташып,
Ачылды да ишек, юл киеменнән
Кайтып керде кызның атасы.

Маңгаенда - батыр яра эзе
Һәм билендә - поход каешы.
Еллар буе кызны зарыктырды
Шул атаның йөрәк сагышы.

Таныш йөзне күреп кыз елмайды:
«Әти!» - диеп, аңа үрелде.
Шул төнне үк йөздән тире чыкты,
Кызу кайтты, тәне сүрелде.

Гаҗәпләнмә, доктор, күреп кызның
Дару эчми кинәт савыгуын.
Белмәдеңме җирдә «сөю» дигән
Иң куәтле дәва барлыгын!

 Октябрь - ноябрь (?), 1942

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353