I Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесе

I Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесе Интернет челтәренең татар сегментында (Татнетта) мәгълүмати технологияләр юнәлешендә сәләтле балаларны берләштерү һәм алар белән эшләү, аларны “Белем җәүһәрләре” һ.б. дәрәҗәле интернет-проектлар бәйгеләренә әзерләү максатыннан чыгып үткәрелә һәм түбәндәге бурычларны күз алдында тота:

  • укучыларда Интернет челтәренең татар сегментын һәм Интернет челтәрендә татар телен файдалануга карата кызыксыну уяту;
  • заманча технологияләрне, интернет-проектлар ясау нигезләрен яхшы белгән әхлаклы, белемле татар балаларының санын арттыру, аларны таныту, башкаларга үрнәк итеп кую.

Бәйге Татнетны үстерү фонды (http://tat-i.net), ТР Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырыла.

Бәйге барышында башка оешмалар да оештыру комитеты составына керергә, бәйгенең партнеры яисә иганәчесе булырга мөмкин.

Бәйгедә гамәлдә булып эшләп килүче сайты белән I - IX сыйныф укучылары – сайт авторлары катнаша ала.

Бәйгенең нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча күчеп танышырга мөмкин.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353