2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә бүген Интернет челтәрендә «Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») проекты башланып китте. Проект татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Фестивальдә туган җирләренең мәдәни мирасын саклау һәм аларны таныту белән кызыксынган һәркем катнаша ала.
Проектта катнашырга теләк белдереп Башкортостан һәм Мордовия Республикаларыннан, Омск, Оренбург, Самара һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан, Татарстан Республикасының Актаныш, Алексеевск, Апас, Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Баулы, Биектау, Бөгелмә, Буа, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Әтнә, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Саба, Сарман, Теләче, Тәтеш, Тукай, Чирмешән, Чистай, Чүпрәле, Югары Ослан, Ютазы, Яңа Чишмә, Яшел Үзән районнарыннан - барлыгы 200 дән артык гариза кабул ителде.
2025 елның 21 мартына кадәр һәр кулланучы катнашырга теләк белдереп гариза калдыра һәм үзенең туган авылы турында мәгълүматны туплап үз сәхифәсендә урнаштыра ала: https://vk.com/wall-215256536_657.
«Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») проектының НИГЕЗЛӘМӘсе татар һәм рус телләрендә Фондның рәсми сайтында https://tat-i.net/tt/avilim-guzallege-2025 адресы буенча яңалыкка беркетелгән.
Марафонның һәр юнәлешендә җиңүчеләр истәлекле призлар һәм дипломнар алачак һәм иң яхшы эшләр https://avilim-guzallege.ru адресы буенча «Авылым гүзәллеге» («Великолепие села») электрон мәйданчыгында урнаштырылачак.