Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының конференцияләр залында IV Россиякүләм "Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр" конференциясенең пленар утырышы үткәрелде (Фоторепортаж). Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан Халыкара туган тел көне уңаеннан мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында заманча җәмгыять, мәдәният һәм телләр проблемаларын тикшерү, чишелеш юлларын табу үткәрелә.
Конференция программасы юнәлешләре:
- Хәзерге җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләр диалогы;
- Интернет челтәрендә тел һәм сөйләм;
- Мәгълүмати медиакиңлектә массакүләм коммуникация;
- Тел һәм әдәбиятны өйрәнүдә һәм укытуда инновацион технологияләр;
- Мәгълүмати һәм лингвистик иминлек проблемалары;
- Мәгълүмати җәмгыятьтә медиакультура һәм әдәбият;
- Шәхес һәм җәмгыятьнең виртуаль үзара хезмәттәшлегенең психологик аспектлары;
- Заманча тәрҗемә итү проблематикасы.
- Ясалма интеллект һәм җәмгыять.
- Заманча контекстта Ватанны саклау (секция 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итүгә багышланган).
Иртәгә конференциядә катнашучылар секцияләрдә чыгышлар ясаячаклар.