«Күңелем сәйләннәре» III төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә старт бирелде

Хөрмәтле шигърият яратучылар!

Бүген Татнетны үстерү фонды белән партнерлыкта «Алтын хыял» оештырган «Күңелем сәйләннәре» III төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә старт бирелә. Әлеге бәйге Россия төбәкләрендә яшәүче 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар арасында үткәрелә. 

Бәйгенең максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, аларны тәрбияләүче педагогларның һәм балаларның ата-аналарының иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итү, татар теленә, әдәбиятка, шигърияткә кызыксыну уяту.

Бәйгедә катнашу өчен:

  • балаларның әти-әниләре яисә тәрбиячеләре/педагоглары татар телендә шигырь иҗат итәләр;
  • балалар әлеге шигырьләрне ятлыйлар һәм аларның яттан сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре (3 минуттан артмаган) видеога яздырыла;
  • әлеге видеолар Нигезләмәдә күрсәтелгән адрес буенча 28 нче февральгә кадәр оештыручыларның электрон почтасына җибәрелә, оргвзнос түләнелә.
  • 3 нче марттан 14 нче мартка кадәр Жюри әгъзалары Бәйгегә килгән эшләрне бәялиләр һәм җиңүчеләрне билгелиләр.

Бүләкләү тантанасы 15 нче марттан 21 нче мартка кадәр арада Казан шәһәре Киров районының «Билингваль катнаш төрдәге 7 нче номерлы балалар бакчасы» мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең актлар залында үткәрелә.

Бәйге 2025 елның 20 нче гыйнварыннан 22 нче мартка кадәр үткәрелә, гаризалар 28 нче февральгә кадәр кабул ителә.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2025. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353