Хөрмәтле туган ягын, ватаннарын - Татарстанны яратучылар!
Сезне "Миллиард татар" редакциясе тарафыннан тәкъдим ителгән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татар энциклопедиясе институты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан оештырылган «Туган як. История. Герои» конкурсында катнашырга чакырабыз!
Конкурсның максатлары: патриотизм (милләтпәрвәрлек) хисен тәрбияләү, туган як белән кызыксыну уяту, фәнни белемнәрне пропагандалау, профориентация.
Конкурсның номинацияләре:
- «Родной край/Туган як» номинациясе: туган як табигатенең уникальлеген тасвирлаган роликлар.
- «Мой герой/Каһарман» номинациясе: торак пункт белән бәйле мәшһүр шәхесләр турында роликлар.
- «Наше/Безнеке» номинациясе: туган якның мәдәниятен, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен тасвирлаган роликлар.
Конкурста мәктәп укучылары катнаша ала. Видеороликларны 1 нче июльгә кадәр әзерләп оештыручыларга юлларга кирәк.
КОНКУРСНЫҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ: https://clck.ru/3AcXgx