Әдәби Сабан туенда китап укучылар кайсы язучыларны күрергә тели?

Әдәби Сабан туенда сәхнәдә китап укучылар кайсы язучыларны күрергә тели? Кемнәр белән селфи төшәргә, кемнәрдән автограф алырга, кемнәрнең китапларын сатып алырга?

Әлеге сорауны без инде берничә ел дәвамында Әдәби марафонда катнашучыларга биреп киләбез һәм нәтиҗәләрен Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында урнаштырабыз.

2023 елда #әдәбимарафон проектында катнашкан марафончылар да әлеге сорауга бик теләп җавап бирделәр. 

Түбәндәге 50 автордан торган исемлек билгеле бер дәрәҗәдә язучыларга карата халык мәхәббәтен билгели. Әмма бу болай гына түгел. Монда берничә факторны билгеләп үтү кирәктер - иҗатының камиллеге белән бергә әлеге язучының китап укучылар белән очрашулар саны, каләменең үткенлеге һәм әйткән сүзләренең актуальлеге, Интернет челтәрен куллану дәрәҗәсе һәм башкалар. Әдәби марафон тантаналарына ешрак килү һәм сәхнәдән үз фикерен халыкка камил итеп ирештерә белү дә бу рейтингка тәэсир итә, мөгаен.

Әдәби марафончылар рейтингында бу юлы Айгөл Әхмәтгалиева иң популяр язучы буларак танылды. Без чын күңелдән барлык әлеге язучыларны чын күңелдән котлыйбыз һәм Әдәби Сабан туенда көтеп калабыз! Әдәби Сабан туенда ТОП-язучыларга әдәби әйдаманнар үзләре дә бүләк тапшырырга исәп тоталар!

  1. Айгөл Әхмәтгалиева - 625
  2. Ркаил Зәйдулла - 350
  3. Зифа Кадыйрова - 338
  4. Гөлүсә Батталова - 237
  5. Гөлсинә Галимуллина - 182
  6. Нәбирә Гыйматдинова - 148
  7. Ләбиб Лерон - 147
  8. Рабит Батулла - 141
  9. Гүзәл Галләмова - 120
  10. Шәмсия Җиһангирова - 115
  11. Ленар Шәех - 110
  12. Марат Кәбиров - 90
  13. Гөлүсә Шаһбан - 87
  14. Рифат Сәлах - 87
  15. Сания Әхмәтҗанова - 78
  16. Факил Сафин - 75
  17. Разил Вəлиев - 69
  18. Йолдыз Шәрәпова - 67
  19. Мәдинә Маликова - 56
  20. Зөлфәт Хәким - 53
  21. Галимҗан Гыйльманов - 49
  22. Раил Гатауллин - 46
  23. Рафис Корбан - 40
  24. Йолдыз Миңнуллина - 38
  25. Илсөяр Иксанова - 37
  26. Фоат Садриев - 37
  27. Алмаз Гыймадиев - 36
  28. Фоат Галимуллин - 36
  29. Гөлнур Айзат - 34
  30. Равилә Шәйдуллина-Морат - 34
  31. Фәүзия Бәйрәмова - 33
  32. Равил Фәйзуллин - 32
  33. Ләйлә Дәүләтова - 30
  34. Люция Әблиева - 29
  35. Гөлара Шәрипова - 28
  36. Рәмзия Габделхакова - 28
  37. Эльмира Җәлилова - 27
  38. Рәфкать Шагиев - 25
  39. Әлфия Ситдыйкова - 23
  40. Ренат Харис - 22
  41. Вазыйх Фатыйхов - 21
  42. Дамир Гарифуллин - 21
  43. Марсель Галиев - 21
  44. Данил Салихов - 20
  45. Вахит Имамов - 19
  46. Лилия Гыйбадуллина - 19
  47. Эльмира Шәрифуллина - 19
  48. Зиннур Хөснияр - 18
  49. Клара Булатова - 18
  50. Рүзәл Мөхәммәтшин - 18

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353