Татнетны үстерү фондының XVII Попечительләр Советы үткәрелде

2022 елның 9 декабренда Татнетны үстерү фондының чираттагы XVII Попечительләр Советы үткәрелде. Ул хәзерге вакытта Президентның мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган "Белем радиосы - Радио Белем" студиясендә үткәрелде.

Попечительләрнең бер өлеше студиядә җыелса, икенче өлеше киңәшмәгә онлайн рәвештә тоташты. Фондның башкаручы директоры чыгышы алдыннан иң элек Попечительләр Советы составына кертелү өчен синхрон тәрҗемәче, «Ел викимедиачысы – 2018», «Россия халыклары телләрендәге Википедияләр» мегапроектында катнашучы, халыкара төрки телле викимедиачылар төркемнәре әгъзасы, Татарча Википедиянең идарәчесе Фәткуллин Фәрһад Наил улы тәкъдим ителде. Әлеге кандидат Попечительләр Советына бертавыштан кабул ителде.

Шулай ук, Татнетны үстерү фондының попечительләре бертавыштан Татарстан Республикасының атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актёры, "Яңа Гасыр" телеканалы алып баручысы Гәрәев Алмаз Әлфир улын Фонд исемннән Муса Җәлил премиясенә тәкъдим итүне бертавыштан хуплады.

Утырыш кысаларында Фондның башкаручы директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы Фондның 2022 елда башкарган эшләре турында хисап тотты. Фонд 2022 елда шактый эшләр башкарган һәм эшләрен дәвам итә:

  • "Белем.ру" татар мәгарифе порталын алып бара;
  • ВКонтакте социаль челтәренең татар версиясен алып баруда зур өлеш кертә;
  • Телеграм мессенджерын татарчага тәрҗемә итүдә өлеш кертә;
  • республика дәрәҗәсендә мөһим булган берничә дәүләт учреждениесе сайтларының татарча версиясен алып бара;
  • татарча сайтлар ясауда өлеш кертә;
  • 1-21 гыйнварда XVIII #ӘдәбиМарафон онлайн-проектын үткәрә;
  • февраль аенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» I Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясен үткәрә, конференция материалларын җыентык итеп әзерләп нәшер итә;
  • март аенда "Сәлам" дәреслеген цифрлаштыруда катнаша;
  • апрельдә Иннополис лицее белән берлектә I Республикакүләм "Яшь вебмастер" интернет-проектлар бәйгесен оештыра; 
  • февраль май айларында "Аллы-гөлле читекләр" әкият-фильмын төшерә (режиссёр - Эльмира Хан);
  • апрельдә V #ТӘМЛЕМАРАФОН финалистларын бүләкләүне оештыра;
  • 1-21 апрельдә XIX #ӘдәбиМарафон онлайн-проектын үткәрә;
  • август аенда Президентның мәдәни инициативалары фонды гранты һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы белән берлектә #ӘдәбиСабантуен оештырды;
  • март аентда Президентның мәдәни инициативалары фонды гранты ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Белем радиосы - Радио Белем" билингваль интернет-радиосын гамәлгә ашыра башлый һәм #ӘдәбиСабантуе кысаларында 26 августта радио ачылу тантанасы үткәрелә;
  • 1-21 июльдә балалар һәм яшүсмерләр өчен XX #ӘдәбиМарафон онлайн-проектын үткәрә;
  • июль-сентябрь айларында «Пиксель һәм нокта» республикакүләм иҗади эшләр конкурсын оештыра;
  • 1-21 октябрьда XXI #ӘдәбиМарафон онлайн-проектын үткәрә;
  • октябрь-ноябрь айларында XIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" IT-бәйгесенә гаризалар кабул итүне оештыра һәм җиңүчеләрне билгели;
  • ноябрь аенда «Күңел түреннән» Россиякүләм иҗади конкурсын оештыра;
  • Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында үз эшчәнлеген яктыртып бара һ.б.

Фондның планында - 18 декабрь көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан шәһәре) "Белем җәүһәрләре", XXI #ӘдәбиМарафон, "Күңел түреннән", "Пиксель һәм нокта" бәйгеләренең финалистларын һәм җиңүчеләрне бүләкләү.

Попечительләр Советы әгъзалары башкаручы директор тоткан хисапка һәм Татнетны үстерү фондының 2022 елда башкарган эшләренә югары бәя бирде. "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында үткәреләчәк тантанага өстәмә финанслар кирәк булуын, "Белем радиосы - Радио Белем" билингваль интернет-радиосының һәм Фондның тагын берничә мөһим проектының республикакүләм әһәмияткә ия булуларын һәм аларны дәүләт программасына кертү кирәклеген билгеләп үттеләр.

Попечительләр Советы тәкъдиме белән Фондның рәсми сайтында спонсорлар (иганәчеләр) өчен мәгълүмат яңартылды: http://tat-i.net/tt/blago.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353