"#ӘДӘБИСАБАНТУЕ - 2021" программасы

Агымдагы елның 15 нче июлендә (ИГЪТИБАР! ЧАРА 27 АВГУСТКА КҮЧЕРЕЛДЕ!!!) Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Татнетны үстерү фонды тарафыннан Татарстан язучылар берлеге белән берлектә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, республикабыз министрлыклары, Фонда ярдәм итәргә теләк белдергән башка юридик һәм физик затлар ярдәме белән Арча муниципаль районында #ӘДӘБИСАБАНТУЕ үткәреләчәк.

Әлеге тантаналы чарага XIV/XV дөньякүләм #әдәбимарафон проекты финалистлары (tat-i.net/tt/finalistlar-14, tat-i.net/tt/finalistlar-15), II республикакүләм #авылымгүзәллеге проекты финалистлары (tat-i.net/tt/avilim-guzallege-2021-final), V республикакүләм #сәламәтиртә проекты финалистлары (tat-i.net/tt/node/205) чакырулы.

#ӘДӘБИСАБАНТУЕның кыскача программасы (15.07.2021, Арча шәһәренең үзәк стадионы):

  • 8:00 – 10:00 Кунакларны каршы алу/теркәү, кулъяулык/сөлге җыю. Сату-алу мөмкинлеге белән китап күргәзмәләре, милли-мәдәни күргәзмәләр. Язучылар белән автограф-сессияләр. Татар шәхесләре белән истәлеккә фотоларга төшү һ.б.
  • 10:00 – 10:30 Ачылу тантанасы. Кунакларны сәламләү. "Тукай юлы" юлчыларын сәламләү
  • 10:30 – 12:00 #әдәбимарафон һәм #авылымгүзәллеге финалистларын бүләкләү тантанасы.
  • 12:00 – 15:00 Әдәби көрәш (финал өлеше - абсолют батырны ачыклау. Онлайн өлеше 1 – 7 июль көннәрне Инстаграм социаль челтәрендә оештырыла, катнашучылар санына карап 24 яисә 48 финалист сайлап алына) һәм башка әдәби/милли уеннар (әдәби чүлмәк вату, әдәби капчык киеп йөгерү һ.б.). #Сәламәтиртә проекты призерларын ачыклау (5 км дистанциягә финал йөгерүе) һәм аларны бүләкләү.
  • 14:00 – 15:00 Төшке аш ашап алу мөмкинлеге (талоннар иртә белән районнан җаваплы кешегә тапшырыла) 
  • 15:00 – 19:00 Арча музейларына экскурсияләр (Кырлай музее, Кушлавыч музее, М.Мәһдиев музее, Казан арты музее, Әлифба музее)

I #ӘДӘБИСАБАНТУЕ : СОРАУ-ҖАВАП

1. #ӘДӘБИСАБАНТУЕ нәрсә ул?
- #ӘДӘБИСАБАНТУЕ – агымдагы елның гыйнвар һәм апрель аенда үткәрелгән #ӘДӘБИМАРАФОН финалистларын, Татнетны үстерү фондының башка файдалы проектлары (#СӘЛАМӘТИРТӘ #АВЫЛЫМГҮЗӘЛЛЕГЕ) финалистларын бүләкләү тантанасы, милли бәйрәм форматында мәктәпләрдә уку елы тәмамланганнан соң оештырылып үткәрелә.

2. I #ӘДӘБИСАБАНТУЕ кайчан һәм кайда үткәрелә?
- I #ӘДӘБИСАБАНТУЕ 2021 елның 15 нче июлендә Арча районында үткәрелә. Арча шәһәренең үзәк стадионында 10:00 башланып китәчәк. 15:00-19:00 – Арча районы музейларына (Кушлавыч һәм Кырлайдагы Габдулла Тукай музейларына, Гөберчәктәге М.Мәһдиев музеена, Арчадагы Казан арты һәм Әлифба музейларына) экскурсияләр каралган.

3. #ӘДӘБИСАБАНТУЕның оештыручылары кемнәр?
- #ӘДӘБИСАБАНТУЕның төп оештыручылары – Татнетны үстерү фонды (http://tat-i.net/tt), Татарстан Язучылар берлеге (https://sptatar.com), кабул итүче район җитәкчелеге (2021 елда – Арча муниципаль районы хакимияте, https://arsk.tatarstan.ru/tat). Шулай ук, #ӘДӘБИСАБАНТУЕн оештыруда быел (2021 елда) Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең, ТР Мәдәният министрлыгының, “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгының һәм башка юридик һәм физик затларның ярдәме зур.

4. #ӘДӘБИСАБАНТУЕнда нинди әдәби/милли уеннар үткәреләчәк?
- #ӘДӘБИСАБАНТУЕның төп бәйгесе - #ӘДӘБИКӨРӘШ. Ул #ӘДӘБИСАБАНТУЕ алдыннан 1 атна дәвамында онлайн форматта үткәрелә (2021 елда – 1-7 июль көннәрне) – әлеге этапта смартфоныгыз камерасына карап сәнгатьле итеп яттан шигырь сөйләргә һәм әлеге видеоны Инстаграмда үз аккаунтыгызда #әдәбикөрәш хэштегы белән урнаштырырга кирәк (дәвамылылыгы 1 минуттан артмаган бер генә видео кабул ителә). Аннары ТР Язучылар берлегенә кергән мөхтәрәм язучылардан торган жюри тарафыннан алар арасыннан, катнашучылар санына карап, 24 яисә 48 финалист сайлап алына. #ӘДӘБИСАБАНТУЕнда жирәбә белән көрәшче парлар билгеләнәчәк, әлеге финалистларга көрәш мәйданына жирәбәдә чыккан парың белән бергә хөкемдар(лар) каршына кулга китап (татарча шигырьләр җыентыгы) тотып чыгарга һәм сәнгатьле итеп 10 куплеттан артмаган шигырьне яттан сөйләргә кирәк булачак. Көчләр тигез булганда, хөкемдар (күренекле язучы/шагыйрь) карары буенча, көндәшегезгә үзегез кулыгызга тотып алып чыккан китаптан алдан билгеләп әзерләп куелган өч куплет шигырьне карап укырга тәкъдим итәсез. Бер дә тотлыкмыйча беренче укуда ук тәкъдим ителгән шигырьне иң сәнгатьле итеп укый алучы бу “бил алыш”ның җиңүчесе санала, Олимпия системасы буенча бер кеше төшеп кала бара. Шул рәвешле, 48 финалист арасыннан 24, 24 финалист арасыннан 12, 12 финалист арасыннан 6, 6 финалист арасыннан 3 кеше сайлап алына. Әлеге 3 кеше арасыннан махсус әдәби бирем аша #ӘДӘБИСАБАНТУЕның абсолют батыры билгеләнәчәк.
Шулай ук, #ӘДӘБИСАБАНТУЕнда #ӘДӘБИКӨРӘШтән кала, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек башка милли уеннар үткәреләчәк, теләгән һәр кеше алдан язылып һәм минусовкасын алдан тапшырып куеп зур сәхнәдә җырлый, шигырь сөйли, бии алачак (балалар өчен тагын бер аерым сәхнә оештырыла). Күп кенә милли уеннар әдәби яктан үзгәреш кичерәчәк. Мисал өчен, чүлмәк ватучы чүлмәк эчендә яшереп куелган кәгазьдәге әдәби сорауга җавап бирергә яисә анда язылган әдәби биремне башкарырга (мәсәлән, яттан 1-2 куплет шигырь яисә берәр әдәби әсәрдән кыскача өзекне сөйләргә) тиеш булачак.

5. #ӘДӘБИСАБАНТУЕна туганнарымны да алып килсәм ярыймы?
- Әлбәттә, ярый, әмма тамашачы буларак кына. #ӘДӘБИСАБАНТУЕ кысаларында күп кенә әдәби ярышлар бары тик Татнетны үстерү фонды бәйгеләрендә катнашучылар өчен генә үткәреләчәк (мәсәлән, #әдәбикөрәш, #сәламәтиртә проектының финал йөгерүе). Искәрмә – балалар. Алар башка балалар белән бергә сәхнәгә чыгып матур итеп яттан татарча шигырьләр сөйли, җырлый, бии алачаклар. 
Әмма, #ӘДӘБИСАБАНТУЕна туганнарыгызны, балаларыгызны алып килер алдыннан шуңа игътибар итегез – алар туган телләреннән ваз кичмәгәннәрме, маңкортлашмаганнармы? Татарча китап укымаган, татар әдәбиятын яратмаган, татарча сөйләшмәгән һәм туган телен – татар телен кадерләмәгән, туган җирен хөрмәт итмәгән, маңкортлашкан кешеләр өчен #ӘДӘБИСАБАНТУЕ күңелсез чара булып тоелырга мөмкин.

6. Татнетны үстерү фонды проектлары, бәйгеләре турында мәгълүматны кайлардан белеп торып була?
- Әлбәттә, иң беренче чиратта Фондның рәсми сайтында һәм аның социаль челтәрләрендәге аккаунтларында. Шулай ук, кайбер проектларның үзләренең рәсми каналлары яисә төркемнәре дә бар.
•    Фондның рәсми сайты: http://tat-i.net/tt 
•    Фондның ВКонтакте социаль челтәрендә рәсми төркеме: https://vk.com/tatnet  
•    Фондның Инстаграм социаль челтәрендә рәсми аккаунты: https://www.instagram.com/tatnet.fond 
•    Әдәби марафонның ВКонтакте социаль челтәрендә рәсми төркеме: https://vk.com/adabimarathon 
•    Әдәби марафонның Телеграм'да рәсми каналы: https://t.me/adabimarathon 
•    Сәламәт иртә проектының ВКонтакте социаль челтәрендә рәсми төркеме: https://vk.com/salamatirta 
•    Сәламәт иртә проектының Телеграм'дагы рәсми каналы: https://t.me/salamatirta 
•    Авылым гүзәллеге проектының Телеграм'дагы рәсми каналы: https://t.me/avilimguzallege 

7. #ӘДӘБИСАБАНТУЕна матди ярдәм күрсәтә аламмы?

- Әлбәттә! Без бик шатланып ярдәмне кабул итәр идек! #ӘДӘБИСАБАНТУЕна иртәрәк (8:00-10:00 сәг) килегез, стадионга кергән урында кулъяулык һәм бүләкләр җыю оештырылачак. Әдәби Сабан туена килүчеләр белән бүләкләрне Сез дә тапшыра аласыз. Әлеге бүләкләр шул ук көнне Әдәби Сабан туе ярышларында катнашучыларга бүләк ителәчәк. Бүләкләр никадәр күп җыелса, Әдәби Сабан туенда катнашучыларга тапшырылачак бүләкләр дә шулкадәр күп булачак! 

#ӘДӘБИСАБАНТУЕн оештыру өчен финанс ягыннан ярдәм итүчеләргә Татнетны үстерү фондының реквизитларыhttp://tat-i.net/tt/blago 

8. Сезгә тәкъдимнәр белән чыгарга мөмкинме?
- Әлбәттә. Без сезнең тәкъдимнәрне кабул итеп проектларны камилләштерә алабыз яисә Сезнең идеягызны тормышка ашырырга ярдәм итәрбез. Моның өчен безнең электрон почтага хат юллый аласыз: fondtatnet@yandex.ru. Шулай ук социаль челтәрләрдә дә безнең белән элемтәгә керергә мөмкин. Адресыбызны сайтның Элемтә бүлегендә (http://tat-i.net/tt/contact) таба аласыз.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353