"Әдәби марафон" проекты Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе белән партнерлыкта, республика җитәкчелеге һәм партнерлар ярдәме белән үткәрелә.
Проект 2017 елдан башлап кварталга 1 тапкыр үткәрелә, беренче җиде проект Татарстан китап нәшрияты белән берлектә оештырыла.
2019 елда V Россиякүләм "Лидеры НКО" бәйгесендә проект I урын яулый. 2021/2022 елда XVII-XX #әдәбимарафон проектлары "Президентский фонд культурных инициатив" гранты/ярдәме белән оештырылып үткәрелә.
2024 елда проект нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелә (проектның яңа сезоны башлана), әлеге сезонда "әдәби әйдаман" роле кертелә.
"Әдәби марафон" проектының үз логотибы, флагы һәм гимны бар.
I. 2025 елда "Әдәби марафон" проекты 4 өлештән/этаптан торачак, аның беренче ике этабында һәр әдәби марафончы үзен әдәби әйдаман ролендә тәкъдим итә ала:
I этап. XXX Әдәби марафон
20.12.2024 – 22.12.2024. Әдәби әйдаманлыкка гаризалар кабул итү. Әдәби әйдаманнар исемлеген формалаштыру (https://vk.com/adabimarathon).
23.12.2024 – 29.12.2024. Әдәби әйдаманнар мәктәбе (Әдәби әйдаманлыкка гариза тапшырган әдәби марафончылар өчен онлайн форматта үткәрелә).
23.12.2024 – 01.01.2024 (23:30 сәг.). XXX Дөньякүләм Әдәби марафонда катнашуга гаризалар кабул итү (https://vk.com/adabimarathon).
01.01.2025 – 21.01.2025. XXX Әдәби марафонда катнашу (ВКонтакте социаль челтәре, "Миллион татар" социаль челтәре, татар интерфейсы булган башка социаль челтәрләр).
22.01.2025 – 31.01.2025. Финалистлар исемлеген игълан итү һәм XXX Әдәби марафон нәтиҗәләре белән таныштыру (https://tat-i.net/tt/finalistlar-30, https://vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon).
II этап. XXXI Әдәби марафон
20.03.2025 – 22.03.2025. Әдәби әйдаманлыкка гаризалар кабул итү. Әдәби әйдаманнар исемлеген киңәйтү (https://vk.com/adabimarathon).
23.03.2025 – 01.04.2025 (23:30 сәг.). XXXI Дөньякүләм Әдәби марафонда катнашуга гаризалар кабул итү (https://vk.com/adabimarathon).
01.04.2025 – 21.04.2025. XXXI Әдәби марафонда катнашу (ВКонтакте социаль челтәре, "Миллион татар" социаль челтәре, татар интерфейсы булган башка социаль челтәрләр).
22.04.2025 – 31.04.2025. Финалистлар исемлеген игълан итү һәм XXXI Әдәби марафон нәтиҗәләре белән таныштыру (https://tat-i.net/tt/finalistlar-31, https://vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon).
III этап. XXXII Әдәби марафон
23.06.2025 – 01.07.2025 (23:30 сәг.). XXXII Дөньякүләм Әдәби марафонда катнашуга гаризалар кабул итү (https://vk.com/adabimarathon).
01.07.2025 – 21.07.2025. XXXII Әдәби марафонда катнашу (ВКонтакте социаль челтәре, "Миллион татар" социаль челтәре, татар интерфейсы булган башка социаль челтәрләр).
22.07.2025 – 31.07.2025. Финалистлар исемлеген игълан итү һәм XXXII Әдәби марафон нәтиҗәләре белән таныштыру (https://tat-i.net/tt/finalistlar-32, https://vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon).
IV этап. XXXIII Әдәби марафон
23.09.2025 – 01.10.2025 (23:30 сәг.). XXXIII Дөньякүләм Әдәби марафонда катнашуга гаризалар кабул итү (https://vk.com/adabimarathon).
01.10.2025 – 21.10.2025. XXXIII Әдәби марафонда катнашу (ВКонтакте социаль челтәре, "Миллион татар" социаль челтәре, татар интерфейсы булган башка социаль челтәрләр).
22.10.2025 – 31.10.2025. Финалистлар исемлеген игълан итү һәм XXXIII Әдәби марафон нәтиҗәләре белән таныштыру (https://tat-i.net/tt/finalistlar-33, https://vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon).
II. Әдәби марафончы
Әдәби марафончы - проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә (https://vk.com/adabimarathon) әдәби марафонда катнашырга теләк белдереп гариза калдырган һәм әдәби марафон барышында татарча матур әдәбият (китап-журналлар) укыган һәм алардан мәгънәле, эчтәлекле, мөһим өзекләрне үз аккаунтында урнаштырып баручы. Әдәби марафонда 19 яисә 20 көн дәвамында өзлексез катнашкан онлайн кулланучы - әдәби марафон финалисты, ә 21 көн дәвамында катнашучы - әдәби марафон җиңүчесе була.
Әдәби марафон проектында 20 тапкыр һәм/яисә аннан күбрәк катнашкан әдәби марафончыга "тугры әдәби марафончы" дәрәҗәсе бирелә.
Әдәби марафонда катнашу өчен:
- үзеңә әдәби әйдаман сайларга;
- ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәдәге әдәби марафон башлану турында анонска комментарийларда түбәндәге мәгълүматларны күрсәтеп, катнашырга теләк белдереп комментарий калдырырга: "+" тамгасы, ФИО тулысынча (мәсәлән: Гатауллин Раил Мәүлет улы), яшәгән ил/төбәк/район/шәһәр (мәсәлән: ТР Казан шәһәре), тулы яшь (мәсәлән: 47 яшь), @ тамгасы белән әдәби әйдаман (мәсәлән, @belem).
- әдәби марафон проекты барышында уку өчен әдәби китап(лар) әзерләп куярга;
- 20-21 көн дәвамында сайлап алынган китап(лар)ны укый барырга һәм укылган мәгънәле/кызыклы өзекләрне өч атна дәвамында көн саен үзеңнең ВКонтакте (яисә татар интерфейслы башка социаль челтәр) аккаунтыңда #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге хэштеглары белән урнаштыра барырга;
- проектның һәм оештыручыларның аккаунтларына (https://vk.com/adabimarathon, https://vk.com/tatnet, https://t.me/adabimarathon, https://vk.com/yazuchilar) язылып, яңалыклардан хәбәрдар булып торырга кирәк.
Әдәби марафон барышында туган сорауларга җавапларны һәр әдәби марафончы үзенең әдәби әйдаманыннан алырга хокуклы.
Әдәби марафон тәмамлангач әдәби марафончы финалист анкетасын тутыра, әлеге анкета мәгълматлары нигезендә әдәби марафонда катнашучылар, әдәби марафон финалистлары һәм җиңүчеләре билгеләнә. Финалистлар һәм җиңүчеләргә исемлектәге тәртип номерыннан торган ID (идентификацион номер) беркетелә, әлеге номер финалист/җиңүче дипломында күрсәтелә һәм әдәби марафончының дөньякүләм проектта уңышлы катнашуын дәлилли. Әдәби марафонда финалист яки җиңүче булмаган әдәби марафончыларга катнашучы сертификатлары әзерләнә.
Әдәби марафончы үзе иҗат иткән 1-2 әсәрен "Әдәби марафон" әдәби альманахына тәкъдим итә ала, ә редакция коллективы әлеге иҗади эшләрне кабул итә һәм, уңышлы дип табылган иҗади әсәрләр җыентыкка кертелә. Альманах елга 1 тапкыр (елның ахыргы кварталында) нәшер ителә, анда шул елның әдәби марафон(нар)ында катнашучылар гына үз иҗатларын урнаштыра алалар.
Ел дәвамында үткәрелгән әдәби марафоннарда катнашу саны күбрәк булган саен, әдәби марафончының рейтингы/дәрәҗәсе югарырак була бара.
III. Әдәби әйдаман
Әдәби әйдаман дип әдәби марафонда актив катнашучы, үзенең гаиләсен, якыннарын, туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен, райондашларын әдәби марафонда катнашырга өндәүче, шул рәвешле, татарча китап/журналлар укуга мәхәббәт тәрбияләү аша татар телен саклау һәм үстерүдә өлеш кертүче, ачык күңелле, максатчан, позитив фикер йөртүче, үзе артыннан башкаларны әйдәп барырга сәләтле, ныклы рухлы, башкалар өчен үрнәк булган әдәби марафончы атала. Әдәби әйдаман булырга 14 яше тулган һәр әдәби марафончы дәгъва кыла ала.
Әдәби әйдаман:
- статусына ия булу өчен аның командасында этапларның берсендә генә булса да ким дигәндә 10 әдәби марафончы булырга тиеш. Командада әдәби марафончылар саны күбрәк булган саен, әдәби әйдаманның рейтингы югарырак була һәм ул оештыручылардан күбрәк бонуслар алырга хокуклы;
- оештыру комитеты төзегән ябык төркемгә кертелә һәм Әдәби марафон проекты белән бәйле барлык мәгълүматны ел дәвамында шуннан ала (әлеге ябык чатта шулай ук әдәби әйдаманнар өчен башка файдалы мәгълүматлар, мастер-класслар, тренинглар, язучылар берлеге вәкилләре белән туры элемтә һәм башка мөмкинлекләр булдыру күздә тотыла). Әдәби әйдаман әлеге чатта оештыручылардан үзен яисә үз командасындагы әдәби марафончыларны кызыксындырган һәр сорауга җавап алырга хокуклы;
- әдәби марафоннарның һәркайсында 21 көн дәвамында актив катнаша. Әдәби марафон барышында үзүсеш өчен файдалы татарча әдәбият укый һәм алардан мәгънәле, эчтәлекле, мөһим өзекләрне үз аккаунтында урнаштырып бара. Үзенең катнашуы белән башкалар өчен үрнәк була;
- үзен әдәби әйдаман буларак сайлап алган әдәби марафончылар белән аралашу, аларга киңәшләр бирү, сорауларына җавап бирү, әдәби марафон белән бәйле мәсьәләләр буенча мөһим мәгълүмат ирештереп тору өчен үзенең ябык төркемен/берләшмәсен/чатын оештыра һәм үзенең әдәби марафончылары белән даими элемтәдә тора, оештыру комитеты яңалыкларының әдәби марафончыларга үз вакытында ирештерелүе өчен җаваплы була;
- үз командасына райондашларын һәм әдәби әйдаманы булмаган башка районнардан/төбәкләрдән/илләрдән катнашучыларны чакыра ала. Бер районнан берничә әдәби әйдаман булырга мөмкин;
- башка әйдаманнарның командаларындагы әдәби марафончыларны үзенә җәлеп итүне максат итеп куймый, үзенә әдәби марафончыларны дөньядагы 8 миллиардка якын кеше арасыннан үзенең лидерлык сыйфатлары (идарә итү осталыгы), кызыксындыру чаралары, харизмасы хисабына җәлеп итә. Шул ук вакытта, һәр әдәби әйдаманга үзенең командасындагы әдәби марафончылар өчен чын лидер булырга өйрәнү максат итеп куела, аның командасындагы әдәби марафончыларда башка әдәби әйдаман командасына күчү теләге тумаска тиеш.
Һәр әдәби әйдаманга оештыручылар тарафыннан ID номер бирелә, ул елдан ел сакланып килә һәм әдәби әйдаман әлеге номер белән үзкомандасын җитәкли ала. Әгәр билгеле бер сәбәпләр аркасында әдәби әйдаман эшчәнлеген дәвам итә алмый яисә үзенә алмашка башка әдәби әйдаманны тәкъдим итми икән, киләсе елда аның ID номеры башка әдәби әйдаманга тапшырылырга мөмкин.
Ел ахырында әдәби әйдаманнарның эшчәнлекләре бәяләнә, эш нәтиҗәләре буенча әдәби әйдаманнар татар телен һәм әдәбиятын саклауда һәм үстерүдә керткән хезмәтләре өчен оештыручылар һәм аларның партнерлары тарафыннан бүләкләүгә лаек була.
Әдәби әйдаманнарның статуслары
Әдәби марафончылары саны буенча Әдәби әйдаманнарның үз рейтингы (статуслары) була. Һәр статусның үз бонуслары бар (ел дәвамында партнерлардан бүләкләр һәм бонуслар өстәлә барачак). Бу рейтингка керү өчен кимендә 10 әдәби марафончыны үз артыңнан ияртергә кирәк:
- 10-25 әдәби марафончы - башлаучы (башлангыч дәрәҗә) әдәби әйдаман
- 26-50 әдәби марафончы - тәҗрибәле әдәби әйдаман
- 51-75 әдәби марафончы - оста әдәби әйдаман
- 76-100 әдәби марафончы - көмеш әдәби әйдаман
- 101-200 әдәби марафончы - алтын әдәби әйдаман
- 201-500 әдәби марафончы - платина әдәби әйдаман
- 501+ әдәби марафончы - мега әдәби әйдаман
Номинацияләр
- Әдәби әйдаман - 2025. Татарстан (иң актив әдәби әйдаман, Татарстан районнары арасыннан. 18+);
- Әдәби әйдаман - 2025. Россия (Россия Федерациясенең Татарстаннан читтәге төбәктә яшәгән иң актив әдәби әйдаман яисә Россиянең төрле төбәкләреннән иң күп әдәби марафончыларны иярткән Татарстанда яшәүче әдәби әйдаман);
- Әдәби әйдаман - 2025. World (Россия Федерациясеннән читтә яшәгән иң актив әдәби әйдаман яисә дөньяның төрле илләреннән иң күп әдәби марафончыларны иярткән Россиядә яшәүче әдәби әйдаман)
- Әдәби әйдаман - 2025. Юниор (иң актив яшь әдәби әйдаман, 14-18 яшь);
- Әдәби әйдаман - 2025. Әйдаманнар остазы (ким дигәндә оста әдәби әйдаман статусында булган һәм үзе дә әдәби әйдаманнарны тәрбияләп үстергән һәм аларга һәрдаим ярдәм итеп торган әдәби әйдаман);
- Әдәби әйдаман - 2025. Әдип (иң актив язучы/шагыйрь/драматург - әдәби әйдаман);
- Әдәби әйдаман - 2025. Сәнгать остасы (иң актив җырчы, сәнгатьле сөйләм остасы - әдәби әйдаман);
- Әдәби әйдаман - 2025. Остаз укытучы (педагог-укытучы, мәктәбендә һәм районында балаларда татар әдәбиятына һәм татарча китаплар укуга мәхәббәт тәрбияләгән, аларның остазы һәм киңәшчесе булган әдәби әйдаман);
- Әдәби әйдаман - 2025. Дәүләт эшлеклесе (хакимият органнарында эшләп үзенең районында/төбәгендә халыкта татар әдәбиятына һәм татарча китаплар укуга мәхәббәт тәрбияләгән дәүләт эшлеклесе - әдәби әйдаман);
- Әдәби әйдаман - 2025. Медиа остаз (журналистика өлкәсендә хезмәт иткән, басма яисә онлайн массакүләм мәгълүмат чараларында эшләп халыкта татар әдәбиятына һәм татарча китаплар укуга мәхәббәт тәрбияләгән матбугат хезмәткәре);
- Әдәби марафонда катнашкан иң актив китапханә - 2025 (катнашучыларның активлыгына карап һәм оештыру комитеты карары белән номинациядә берничә җиңүче билгеләнә ала: авыл/район/шәһәр китапханәсе;
- Әдәби марафонда катнашкан иң актив мәктәп - 2025 (катнашучыларның активлыгына карап һәм оештыру комитеты карары белән номинациядә берничә җиңүче билгеләнә ала: нәтиҗәләр ясаганда авыл/район/шәһәр мәктәбе китапханәсе эшчәнлеге дә исәпкә алына).
Әдәби әйдаманның сәхифәсе һәркем өчен ачык, тиешенчә тутырылган һәм башкалар өчен үрнәк булырга тиеш. Әдәби әйдаман ВК берләшмәсе/төркеме исеменнән/аккаунтыннан катнаша алмый, әлеге берләшмәдә/төркемдә яәдәби марафон язмалары белән уртаклаша гына ала!
IV. Әдәби марафон партнеры
Әдәби марафон партнеры дип әдәби марафон проектына финанс ярдәм яисә матди ярдәм күрсәтүче физик яисә юридик зат атала.
Партнерлар өчен мәгълүмат Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында урнаштырылган: https://tat-i.net/tt/razvitie.