Республикакүләм «Туган тел – халык байлыгы» («Родной язык – богатство народа») онлайн-бәйгесе (+нигезләмә)

«Туган тел – халык байлыгы» - «Родной язык – богатство народа» республикакүләм онлайн шигырь укучылар бәйгесе Татарстан Республикасында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан үткәрелә.

Конкурсның оештыру комитеты:

Максат:

- Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу, туган телгә һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче башка халыклар теленә, әдәбиятына, шигъриятенә, гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту.

Бәйгедә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре,  белем бирү оешмаларына йөрмәгән балалар катнаша ала. 

Бәйгедә яшь төркемнәре һәм категорияләре: 

  • I төркем: 3 яшьтән 4 яшькә кадәр (кертеп); 
  • II төркем: 5 яшьтән 7 яшькә кадәр (кертеп). 

Бәйге номинацияләре:

  • Соло
  • Кече формалар (дуэт, трио һәм 5 балага кадәр булган кече төркемнәр)

Катнашучыларга түбәндә шартларны үтәргә кирәк:

  • кайсы да булса шагыйрьнең бер шигыре яисә нинди дә булса шигъри әсәрдән өзек ике телдә – рус һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче башка бер халык телендә сәнгатьле итеп яттан сөйләп тәкъдим ителергә тиеш;
  • 30 секундтан 3 минутка кадәр дәвамлылыктагы әлеге чыгыш видео форматында чыгыш ясаган катнашучының әти-әнисенең Инстаграм яисә ВКонтакте аккаунтында урнаштырыла. Чыгыш вакытында паузалар һәм кадрлар алышыну булмаска, ә бәйгедә катнашучы һәрвакыт кадрда булырга тиеш;
  • бер видеоязмада бер әсәр ике телдә яңгырый;
  • әсәрнең темасына туры килерлек атрибутлар, музыкаль бизәлеш һәм башка чаралар кулланырга мөмкин;
  • видеоязма тасвирламасында бәйгене оештыручыларның аккаунтларын билгеләү мәҗбүри (Инстаграм: @tatnet.fond, @ds7_altin_hiyal; ВКонтакте: @tatnet); катнашучының исем-фамилиясе, яше һәм яшәгән районы күрсәтелә. Гаризада, катнашучыларның теләгенә карап, белем бирү учреждениесе яисә әти-әнисенең исем-фамилиясе язылырга мөмкин.
  • бер катнашучыдан бер генә гариза кабул ителә.

Иң яхшы дип табылган чыгышлар – җиңүчеләрнең видеоязмалары Бәйгене оештыручыларның социаль челтәрләрендә урын алачак. Үзенең видеоматериалын оештыручылар аккаунтын билгеләп социаль челтәрдә урнаштырган катнашучы, әлеге нигезләмә белән танышкан һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә рөхсәт биргән дип санала.

Бәйге 2021 елның 9 нчы августыннан 31 нче августына кадәр үткәрелә:

  • гаризалар (Бәйгегә материалларны урнаштыру мөмкинлеге) – 20нче августка кадәр (кертеп);
  • җиңүчеләрне билгеләү – 2021 елның 21 нче августыннан 22 нче августына кадәр;
  • бүләкләү – 2021 елның 31 нче августыннан да соңга калмый башкарыла. 

Гаризалар шулай ук (теләк буенча), видеоматериалга сылтаманы күрсәтеп, lrlz7@mail.ru электрон почта адресына да җибәрелергә мөмкин.

Бәйгенең нигезләмәсе белән беркетелгән файлда яисә https://edu.tatar.ru/kirov/org6882/page4672817.htm адресы буенча күчеп таныша аласыз.

Барлык катнашучыларга да уңышлар теләп калабыз!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353