V #ТӘМЛЕМАРАФОН финалистлары билгеле!

Яңа ел якынлашып килә...

Әлбәттә, Яңа ел бәйрәме Яңа ел табыны белән үзенчәлекле. Һәр гаиләнең үз традияцияләре, үз өстәл табыны, үз ризыклары.

Шундый вакытта Яңа ел табынында үзебезнең милли ризыкларны күрәсе килә, милли традицияләрнең шул рәвешле сакланып калуын, буыннан-буынга тапшырылуын телисең.

Татнетны үстерү фонды оештырган #ТӘМЛЕМАРАФОН проекты нәкъ менә шушы максаттан чыгып үткәрелә дә. Яңа ел алдыннан атна дәвамында барган әлеге марафон кысаларында интернет челтәрендә күп санлы милли ризыкларның рецептлары пәйда булды, милли ризыкларны әзерләгән аш-су осталары үз гаиләләрендә генә түгел, ә бөтен Интернет челтәре кулланучыларының кумирларына әверелделәр.

Быелгы V #ТӘМЛЕМАРАФОН проектында катнашырга теләк белдереп 50 гә якын гариза кабул ителгән иде. Ә финалга исә 39 аш-су остасы гына барып җитә алды (аларның хезмәтләрен ВКонтакте һәм Инстаграм битләрендә #тәмлемарафон хэштегы буенча эзләп табарга мөмкин):

  1. Артемьева Фәридә Фрид кызы, Әгерҗе районы 
  2. Балтина Гөлия, Казан шәһәре
  3. Галимова Минзилә Ринат кызы, Алабуга шәhәре
  4. Галиханова Гөлназ, Кама Тамагы районы
  5. Гыймадиева Гөлфирә Мөбәрәкҗан кызы, Балык Бистәсе районы
  6. Әхмәтҗанова Лилия Илсур кызы, Балтач районы
  7. Әюпова Әлфия Минзакир кызы, Әлмәт районы
  8. Закирова Гөлназ Илдус кызы, Әгерҗе районы
  9. Замалеева Гөлия Нәбиулла кызы, Әлмәт шәһәре
  10. Зарипова Луиза Мирзахәниф кызы, Актаныш районы,
  11. Зиннатуллина Әдилә, Казан шәһәре
  12. Ибрагимова Миләүшә Марат кызы, Әлмәт районы
  13. Ихсанова Эльвира Миңлемехәммәт кызы, Сарман районы
  14. Ишмурзина Кадрия Фаяз кызы, Кукмара шәһәре
  15. Йосыфова Флүзә Мөнәвир кызы, Алабуга шәһәре
  16. Калимуллина Әлфирә, Чирмешән районы
  17. Камалова Эльмира Тәлгать кызы, Минзәлә районы 
  18. Кильметова Розалия Хафиз кызы, Арча шәһәре
  19. Купаева Лилия, Әлмәт районы
  20. Лотфуллина Фәния Альберт кызы, Казан шәһәре
  21. Мәҗитова Айгөл, Казан шәһәре
  22. Миннуллина Альмира Равиль кызы, Лаеш районы
  23. Мөхәммәтҗанова Алисә, Казан шәһәре
  24. Мусина Гөлчәчәк, Актаныш районы
  25. Мустафина Гөлнур Ислам кызы, Тәтеш районы 
  26. Низамова Эльмира Равил кызы, Арча районы 
  27. Рахматуллина Айзилә, Актаныш районы
  28. Ризванова Әлфинә Әхтәмҗан кызы
  29. Семенеева Ләйсән, Казан шәһәре
  30. Фәттахова Ләвисә, Казан шәһәре
  31. Хафизова Айсылу Халит кызы, Әлмәт шәһәре
  32. Хәмидуллина Алсу Тәкъсин кызы, Ютазы районы
  33. Хәсәнова Асылъяр Алмаз кызы, Мөслим районы (8 яшь)
  34. Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы, Мөслим районы
  35. Хөсәенова Алсу Хәкимҗан кызы, Түбән Кама шәһәре
  36. Шакирова Нурҗиһан Габдулла кызы, Казан шәһәре
  37. Шәяхмәтова Гөлгенә Тәлгать кызы, Биектау районы
  38. Юнусова Алсу, Арча районы
  39. Яруллина Римма, Баулы шәһәре

Барлык оештыру комитеты исеменнән финалистларны чын күңелдән котлыйбыз! Финалистларны 8 март алдыннан Казанда җыя алырбыз һәм матур итеп бүләкләү тантанасы оештырырбыз дип ышанып калабыз.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353