V Республикакүләм #СӘЛАМӘТИРТӘ марафоны - 2021 ел

2021 елның 11-31 май көннәрендә Республикакүләм V #сәламәтиртә проекты - кешеләрдә яхшы гадәт - иртән иртүк тору һәм йорт тирәли яисә паркта саф һавада йөреп/йөгереп кайту гадәтен формалаштыра торган проект үткәрелә.

#сәламәтиртә проектының файдасы гаять зур:

1. Иртән иртүк торган кеше көн дәвамында күбрәк эш эшләргә өлгерә, аның үзүсешкә дә, гаиләсенә дә вакыты күбрәк кала;
2. Иртәнге саф һавада кеше сәламәтлеген ныгыту өчен табигать энергиясен яхшырак кабул итә;
3. Проектта катнашучыларның табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга карата ихтирамы арта;
4. Ачык һавада йөгерү йөрәк-кан тамырлары системасына файдалы тәэсир итә, йөгергән вакытта тән тукымалары кислород белән байый (организм буенча кан йөреше яхшыра), артериаль кан басымы нормага керә, баш мие һәм ашказаны-эчәкләр тракты эшчәнлеге яхшыра;
5. Йөгергәндә кәеф яхшыра, психологик арыганлык юкка чыга, тонусны күтәрә;
6. Даими йөгерү тән авырылыгын баланста тота, кеше тән формасын/фигурасын тәртипкә китерә;
7. Регуляр йөгерү дисциплинаны яхшырта.

Иртә белән саф һавада йөрү/йөгерү - сәламәтлек өчен файдалы. Әмма, билгеле бер очакларда (операциядән соң, умырткалыкка зыян килгән һ.б. очракларда) - йөгерергә киңәш ителми. Бу очракта, #сәламәтиртә проектында катнашыр алданнан, табиб киңәшен алыгыз.

Без уңайлы аяк киемен киеп, автомобиль трассаларыннан ераграк урыннарда, табигать кочагында йөгерергә тәкъдим итәбез - үпкә аша үтә торган һава чистарак булган саен яхшырак.

Проектта катнашу тәртибе:

1. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендәге (https://vk.com/salamatirta) #сәламәтиртә башлану турындагы яңалыкның комментарийларында гариза тапшырыгыз: "+" куегыз, үзегезнең ФИОны, яшегезне һәм районыгызны/шәһәрегезне языгыз. Инстаграмда катнашсагыз (21 көн дәвамында язмаларыгыз Инстаграмда куелып барылу планлаштырылган очракта гаризада Инстаграм аккаунтыгызны да хәбәр итегез);
2. Әлеге яңалык белән үзегезнең аккаунтта уртаклашыгыз - мөмкин кадәр күбрәк дустыгыз һәм танышларыгызны да сәламәт яшәү рәвешенә өндәгез.
3. 11 нче майдан 31 нче майга кадәр 21 көн дәвамында иртән иртүк торыгыз һәм йорт тирәли яисә якындагы паркка барып йөгереп кайтыгыз. Беренче көнне үк зур аралар йөгермәгез, дистанцияне аз-азлап арттырыгыз. Йөгерү табиб тарафыннан тыелган очракта йөреп кенә кайтырга да мөмкин.
4. Йөгергән чакта көн саен селфи төшәргә һәм үз сәхифәгездә (ВКонтакте яисә Инстаграмда) әлеге фотоны 7:00 кадәр #сәламәтиртә хэштегы белән урнаштырырга кирәк. Фотога өстәп текст та язарга тәкъдим итәбез - үзегезнең хис-кичерешләрне, организмыгызның яхшы якка үзгәрүен тасвирлап бара аласыз.
5. 31 майдан соң да әлеге яхшы гадәткә ияләшеп калыгыз, ел дәвамында иртән торып организмыгызның сәламәтлеген кайгыртыгыз!

Игътибар! V #сәламәтиртә проектында катнашучылар өчен марафон башланып 5-7 көн үткәч Телеграм'да әңгәмә (приват чат) ясала. Чатка кертелү өчен профилегез ачык булсын, марафонны оештыручы Гатауллин Раил Мәүлет улы белән ВКонтакте социаль челтәрендә дуслашыгыз (профиле ябык һәм дус булмаган кешеләрне чатка чакыру ихтималы булмаска мөмкин).

Проектта 21 көн катнашкан кешеләр марафон тәмамлангач финал тантанасына чакырылачаклар, һәм, иртәнге 6:00 дә табигать кочагында бергә финал йөгерүендә катнашачаклар. Финалистлар өчен моннан тыш башка чаралар да оештыру күздә тотыла.

!!! Быел #сәламәтиртә проекты Татнефть грантын отты! Шул рәвешле, финалистлар өчен бүләкләр/бонуслар каралган! Шулай ук, чараның әле тагын иганәчеләре булыр, дип ышанып калабыз!

ФИНАЛИСТЛАР ИСЕМЛЕГЕ

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353