Россиякүләм #СәламәтИртә проекты - гомуми мәгълүмат

#СӘЛАМӘТИРТӘ проекты - ул үз-үзендә яхшы гадәт - сәламәт яшәү рәвешен формалаштыра торган проект. Әлеге проект кысаларында һәр көн иртә белән иртүк торырга һәм физкультура ясарга (саф һавада йөгереп кайтырга, гимнастика ясарга) кирәк.

Әлеге яхшы гадәт формалашсын өчен 11 майдан 31 майга кадәр 21 көн дәвамында иртә белән торырга һәм саф һавага чыгып өй янында (паркта, басуда, стадионда) кимендә 10-15 минут йөгереп керергә кирәк. Әлеге гамәлне раслау өчен йөгергән вакытта селфи төшәргә һәм әлеге фотоны #сәламәтиртә хэштегы белән ВКонтакте яисә Инстаграмда үз сәхифәңдә/аккаунтыңда урнаштырырга кирәк.

Әлеге проектның ВКонтакте социаль челтәрендә үз рәсми сәхифәсе бар: vk.com/salamatirta. Шулай ук, марафонда катнашучылар өчен проект барышында махсус әңгәмә (чат) булдырыла. Әлеге әңгәмәдә марафончылар сәламәтлек һәм #сәламәтиртә проекты буенча фикер алыша алалар.

Марафон ахырында нәтиҗәләр ясала, марафонны 21 көн калдырмый үткән кешеләр бергә Казанда җыелалар һәм Казанның матур паркларының берсендә иртән күмәкләп йөгереп кайталар.

Катнашучы Җир шарының теләсә кайсы төбәгеннән, теләсә кайсы яшьтә була ала! Хэштегны бозып язарга ярамый. Һәр кулланучыга татар клавиатурасын урнаштырырга һәм татар телен бозмыйча аралашырга тәкъдим ителә.

Проект барышында формалашкан әлеге яхшы гадәтнең ел дәвамында саклануы хупланыла!

Игътибар! Йөгерү кайбер кешеләр өчен зыянлы да булуы мөмкин. Врач рөхсәт итмәсә, марафонда катнашырга ярамый. Андый очракта иртән торып бары тик йөреп кенә үзегез өчен файда алып һава сулап керә аласыз. Проектка кушылыр алдыннан йөгерә башлаучылар өчен киңәшләр белән танышырга тәкъдим итәбез: https://keeprun.ru/beginners/kak-pravilno-begat-nachinayushhim.html.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353