Быел "Белем җәүһәре" исеменә лаек булу өчен 73 татар сайты көч сынашачак

Хөрмәтле татар интернетчылары һәм татар интернеты белән даими кызыксынучылар!

Берничә сәгать элек VI "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлануын хәбәр итәбез.

Шунысы сөенечле, елдан-ел Интернет челтәрендә файдалы татар сайтлары саны арта бара. Быелгы бәйгегә катнашырга теләк белдереп оештыру комитетына 90 га якын гариза килде, алар арасыннан 73 (!) интернет-проект бәйгегә кабул ителде.

Соңгы елларда бәйгедә катнашучылар саны статистикасы шундый:

  • 2010 нчы ел - 40 сайт;
  • 2011 нче ел - 41 сайт;
  • 2012 нче ел - 47 сайт;
  • 2013 нче ел - 68 сайт;
  • 2014 нче ел - 57 сайт;
  • 2015 нче ел - 73 сайт.

Кемнәрдер әле татар интернетына яңа гына кереп килә, ә кайбер сайт авторлары, сайтларын яхшырта төшеп, бәйгебездә инде берничә мәртәбә көч сынаша.

Елдан-ел без татар сайтларына таләпләрне дә арттыра барабыз. Бәйгенең Нигезләмәсе яңартыла бара, бәйгене оештыру һәм җиңүчеләрне бүләкләү дәрәҗәсе дә иганәчеләребез, һәм, иң беренче чиратта, бәйгенең төп оештыручылары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән күтәрелә бара.

Якын көннәрдә бәйгегә килгән интернет-проектлар белән жюри әгъзалары танышачак, аларны исемлеген без тавыш бирүләр тәмамлануга ук сезгә хәбәр итәрбез.

Безнең өчен тагын бер куанычлы вакыйга - бәйгенең рәсми сайты шушы көннәрдә яңартылачак һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы алдыннан ачылачак. Аңа кадәр бәйге белән бәйле мәгълүмат сайтның төп оештыручысы булган Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында, мәгълүмати партнерларыбыз сайтларында урнаштырылып барылачак.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2017. Барлык хокуклар якланган

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 84А
Телефон: +79656006453, +79600456353