"Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә

"Белем җәүһәрләре - 2015" бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә. Гаризалар тапшыру өчен 10 көннән ким вакыт калды.

Бәйгедә катнашырга теләк белдереп быел инде 50 дән артык гариза килде. Кызганыч, әмма аларның барысы да кабул ителмәде, бәйгегә кабул ителмәгән гаризалар саны аз түгел. Кемнеңдер сайты эшләп бетмәгән, кемнеңдер сайты рус телендә генә, ә кемнәрдер сайт урынына порталдагы яисә социаль челтәрдәге шәхси сәхифәләрен тәкъдим итәләр, сайтның үзе ничек ясалганын белмиләр дә.

Бер кулланучыбыз исә "Бик уңайлы сайт" дип http://belem.ru порталын тәкъдим итте. :) Кызганыч, әмма әлеге интернет-проектны да бәйгегә кабул итеп ала алмадык.

Ел саен күңелне төшерә торган вакыйга быел да үз урынында. Татарстанның югары уку йортлары әлегә татар телендә сайт ясарга өйрәнмәделәр, белемнәре җитеп бетми (автор фикере).

Шул ук вакытта, кайбер номинацияләрдә беренчелек өчен көчле көрәш барачагы бүген үк ачыктан-ачык күренә. Бәйгебездә катнашырга теләк бедергән күрше төбәкләрнең сайтлары да быел финалга узарга һәм беренчелек өчен көрәшергә исәп тоталар.

Без бәйгебездә катнашкан барлык сайт авторларына уңышлар телибез! Быел да җиңүчеләребезне ноутбук кебек кыйммәтле бүләкләр белән сөендерә алырбыз, дип исәп тотабыз. Моның өчен сезгә бары тик сыйфатлы файдалы татарча сайтлар ясарга һәм бәйгедә катнашырга теләк белдереп онлайн гариза юлларга гына кирәк!

PS. Бәйгебезнең “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясендә катнашырга теләк белдереп әлегә 1 гариза гына кабул иттек. Ә бит бу номинациядә, җырчыларның да, язучыларның да, башка татар шәхесләренең дә сайтлары катнаша ала!!! Бары тик сайтның татар телле версиясе булу кирәк. "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең андый номинациясе булуын үз сайтлары булган татар шәхесләренә ничектер ирештерергә иде. Бәйгегә яшьләр - мәктәп укучылары да күбрәк тартылсын иде!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353