Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ветераннарны һәм "Ул көннәрнең даны онытылмас" видеочыгышлар бәйгесе финалистларын хөрмәтләделәр

18 май көнне Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы, Татнетны үстерү фонды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе белән берлектә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" ("Этих дней не смолкнет слава") дип исемләнгән видеочыгышлар бәйгесе финалистларын бүләкләү тантанасын оештырдылар.

Тантанага 100 дән артык кеше - бәйгенең финалистлары (укучылар, укытучылар) һәм сугыш һәм тыл ветераннары да килгән иде. Жюри әгъзалары тарафыннан финалга 19 проект тәкъдим ителде. Әлеге проект исемнәрен кулланучыларыбызга ирештергән идек инде. Якын арада әлеге финал видеоязмалары Белем.ру порталында урнаштырылачак.

Сезгә әлеге тантана турында "Яңа гасыр" телеканалында күрсәтелгән яңалыклардан өземтә тәкъдим итәбез.

 

 

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353