Яңа ел алдыннан тагын бер саваплы эш эшләргә - 1 яшь 8 айлык Камиләне терелтүгә өлеш кертергә мөмкин!

Бүген Садеевлар гаиләсе өчен шатлыклы көн. Моңа кадәр алар кызларына Германиядә операция ясату өчен 300 мең евро акча җыю белән мәшгуль иделәр. Бүген исә аларга Барселонадагы (Испания) San Joan de Deu клиникасыннан счет килгән. Хәзер Камиләне дәвалап саклап калу өчен чагыштырмача аз - 66 мең евро акча кирәк. 

Камиләгә хәзер 1 яшь 8 ай. Кыз сау-сәламәт булып туа, чир билгеләре озак вакытлар күренми. Быел апрель аенда кунакка баргач баланың температурасы күтәрелә, аны урындагы педиатрга күрсәтәләр. Ул УЗИ узарга киңәш итә. Ә инде УЗИдан соң беренче кысла авыруының беренче билгеләре күренә башлый. 

Камиләгә бүгенге көндә куелган диагноз - метасталарсыз өченче стадия кысла авыруы (нейробластома). Димәк, вакытында тиешле катлаулы операция ясап баланы дәваларга һәм аякка бастырырга була әле, дигән сүз. 

Туганнары, дуслары, игелекле кешеләр ярдәме белән Садеевлар гаиләсе инде 1 575 200 сум (≈23,5 мең евро) акча җыя алган. Операция ясату өчен акчаның инде яртысы диярлек җыелган дип әйтеп була. Әмма әле барыбер тиешле сумманы җыеп бетерү өчен шактый ярдәм сорала. 

ВКонтакте челтәрендә Камиләгә ярдәм итүчеләр төркеме көн саен игелекле кешеләргә арта бара, аның адресы: https://vk.com/clubsoskamilasadeeva. Гаилә кызларының хәле тагын да начарайганчы тизрәк акча җыеп бетерергә һәм Камиләне үлемнән саклап калырга тели. Без дә Яңа ел алдыннан аларның теләкләре чынга ашар, бергә җыелып Камиләгә ярдәм итеп булыр, дип ышанабыз.

Садеевлар гаиләсенә түбәндәге реквизитлар буенча акча күчереп ярдәм итеп була:

Карта Сбербанка: 4276 8990 8782 9002
Карта Сбербанка: 4276 4000 2641 8351
Яндекс кошелек: 410011422884610

WebMoney: R220760915255 (рубли), Z370461928062 (доллары)

Счет в Сбербанке России:
получатель: Садеев Ильмас Дамирович
счет №: 40817 810 1 4000 4096817
р/с 3030181010900006004000
к/с 30101810400000000225 в ОПЕРУ Московского ГТУ
Банка России БИК 044525225
ИНН 7707083893
КПП 775002002
ОКПО 23449381

тел. 89166258144, Тәнзилә Садеева,
тел. 89104897224, Ильмас Садеев.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353