Татар энциклопедиясенең 3 нче томы - интернет челтәрендә!

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты интернет челтәрендә татар энциклопедиясенең 3 нче томын урнаштыра башлады. Моңа кадәр Татар иле интернет-проекты кысаларында татар энциклопедиясенең 1-2 томнары (5167 мәкалә) урнаштырылган иде.

Хәзерге минутларда онлайн-энциклопедиядә инде 6695 мәкалә урын алган. Шунысы игътибарга лаек - татар энциклопедиясендә инде 3186 татар шәхесе турында мәкалә табып укырга була. Ел ахырында исә онлайн энциклопедиядә 8 меңгә якын татарча энциклопедик мәкалә булыр дип көтелә.

Татар илендә урнашкан Татар энциклопедиясен файдаланучылар саны даими арта бара. Быел сентябрь аенда энциклопедияне 3 меңгә якын кеше файдаланган булса, октябрь аенда энциклопедия битләренә инде 4 меңгә якын кеше кергән. Өченче том урнаштырылгач энциклопедиянең файдасы тагын да арта төшәр, дип ышанасы килә. Энциклопедияне аеруча татар яшьләре кулланыр дип ышанырга була, чөнки нәкъ менә алар берничә ел элек татар энциклопедиясен онлайн режимда укырга зур теләк белдергән булганнар.

Татар энциклопедиясе укытучылар һәм мәктәп укучылары, студентлар, татар дөньясы һәм Татарстан белән кызыксынган һәркем өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булыр, дип ышанып калабыз!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353