Бер яшьлек Эмильне ДЦПдан дәвалау өчен ярдәм сорыйлар

Күптән түгел бездән ярдәм сорап Татарстанның Саба районыннан Эмильнең әнисе Гүзәл элемтәгә керде. Ул уллары Эмильгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Эмильгә хәзер 1 яшь тә 4 ай. Врачлар аңа тумыштан диярлек балалар церебраль параличы (ДЦП) диагнозы куйганнар. Эмиль әлегә йөри алмый, куллары да авыр хәрәкәтләнә, сөйләшүе дә формалашмаган. Әти-әниләре барлык гаилә акчаларын улларына Казанда ДРКБ белән 8 нче шәһәр поликлиникасында махсус массаж ясату, дәвалау процедуралары уздыруга тотып баралар.  

Врачлар тәкъдиме белән алар октябрь аенда "Алан Клиник"ка мөрәҗәгать иткәннәр. Бу юнәлештә уңышлы гына эш алып барган әлеге клиника бер дәвалау курсының 53 мең сум торуын хәбәр иткән. Гаилә үз тырышлыгы һәм яхшы кешеләрнең ярдәме белән инде 23 мең сум акча җыя алган. "Тагын 30 мең чамасы акча җыелса, шунда ук "Алан Клиник"ка барыр идек", - ди Гүзәл ханым.

Хәзерге минутларда Эмильнең әти-әнисе балаларын дәвалап аякка бастыру өчен акчалата ярдәм итә алган һәркемгә өмет баглый. Без дә, әлеге юлларны укыган һәркем Эмильнең терелеп аякка басуында үз өлешен кертә ала, дип ышанып калабыз.

Гүзәл ханым улы Эмиль белән 10 ноябрь көнне Казанга ДРКБга стационарга ятарга килә. Анда Эмиль чираттагы дәвалау процедураларын кабул итәчәк.

Гүзәл ханым безгә банк реквизитларын хәбәр итте, алар белән ВКонтакте челтәрендә ачылган махсус сәхифәдән дә танышып була. Эмильгә ярдәм итү төркемендә җыелган акча күләме һәм Эмильнең хәле турында белешеп барып була.

Федорова Гузель Хабирзяновна

Сбербанк картасы номеры: 63900262 9007847873.

Ак Барс Банк картасы номеры: 6770 8815 6975 4326.

Мәгълүмат чыганагыhttps://vk.com/club78748494.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353