Татнетны үстерү фонды "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең оештыручы партнёрлары составына керде

Быел август аенда Татнетны үстерү фонды "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең оештыручы партнёрлары составына керде.

"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе 2010 нчы елдан башлап ел саен үткәрелеп килә. Быел әлеге бәйге дүртенче мәртәбә "Белем җәүһәрләрен" ачыклый.

Бәйгенең төп оештыручысы - "Белем.ру" оешмасы. Бүгенге көндә бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылып алып барыла.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:

  • интернет челтәрендә җәүһәр дип саналырлык татар телендә ясалган кыйммәтле белем чыганакларын эзләп табу һәм аларны популярлаштыру;
  • Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татарлар өчен файдалы интернет-ресурсларны бер урынга туплау;
  • фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге татар телле интернет-ресурсларның сыйфатын һәм рейтингын үстерүдә ярдәм күрсәтү;
  • интернет челтәрендә фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге чыганакларны булдыру өстендә эшләүче белгечләрне таныту, аларның бергәлеген булдыру.

Бәйге турында тулырак мәгълүматны аның рәсми сайтыннан алырга мөмкин: http://konkurs.belem.ru.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353